ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Июнь
2024

Дәүләтнең эшләүче пенсионерларга ни өчен пенсияне индексацияләргә әзер булуын аңлаттылар

0

Икътисад фәннәре кандидаты, аналитик Николай Кульбака «Татар-информа»га дәүләтнең ни сәбәпле эшләүче пенсионерларның пенсияләрен янә индексацияләргә әзер булуын әйтте. Аларның пенсия түләүләрен индексацияләү 2016 елдан бирле үткәрелмәде.

«2016 елда югары эшсезлек дәрәҗәсе булу куркынычы бар иде. Шул сәбәпле яшь белгечләргә урыннар бушату өчен пенсионерларны эшләүдән туктарга мәҗбүр итүнең мәгънәсе булды. Шуңа күрә эшләүче пенсионерларның пенсияләре индексацияләнмәде. Хәзер вазгыять бик нык үзгәрде. Хезмәт базары елдан-ел бушый. Хәзер, киресенчә, пенсионерларның буш вакансияләрне тутыруы кирәк. Шунлыктан эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләргә булдылар», - диде агентлык әңгәмәдәше хакимиятнең мотивациясен ничек аңлавы турында.

Эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләү турындагы карар 2025 елда 96,5 миллиард, 2026 елда 177 миллиард һәм 2027 елда 260 миллиард сумны таләп итәр, дип көтелә.

«Пенсия системасы балансланган һәм бу бурычны башкара ала», - дигән ышанычын белдерде Дәүләт Думасы утырышында депутат Андрей Исаев.

Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүне яңадан кайтару турындагы карарны элегрәк Россия Президенты Владимир Путин кабул итте. Ул бу хакта 7 июньдә Петербург халыкара икътисади форумында хәбәр итте.