ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Июнь
2024

Аксубай игенчеләре печән әзерләү буенча планның 75 процентын үтәгән

0

Аксубай районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары терлек азыгы әзерләүгә бөтен көчләрен куя. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Печән хәзерләү өчен 5800 гектардан артык күпьеллык үләннәр мәйданы бүленгән. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 24 июньгә 4300 гектардан артык мәйдан чаптырылган.

Беренче чабымнан 9 мең тоннага якын печән әзерләнгән, бу планның 75 процентын тәшкил итә. 2024 елга печән әзерләү планы 11893 тонна тәшкил итә. Механизацияләнгән звенолар кыйммәтле азык әзерләү өчен һәр сәгатьтән максималь файдаланырга тырыша.