ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Июнь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30

Казанның биш укучысы бердәм дәүләт имтиханын берьюлы ике фәннән максималь баллга тапшырды

0

Казанның биш укучысы бердәм дәүләт имтиханын берьюлы ике фәннән максималь баллга тапшырды. Бүгенге көндә рус теле һәм туган телдән, математика, рус әдәбияты, химия һәм география фәннәреннән аттестация нәтиҗәләре билгеле.

Ике имтиханда 200 баллны түбәндәге укучылар җыйды:

КНИТУ-КАИ инженерлык лицей-интернат базасындагы махсуслаштырылган фәнни үзәктән Виктория Гусятникова (рус теле һәм математика);

37 нче гимназиядән Ксения Емелькина (рус теле һәм әдәбияты);

132 нче мәктәптән Мәдинә Госманова (рус теле һәм химия);

18 нче мәктәптән Полина Романенко (рус теле һәм әдәбияты);

116 нчы лицейдан Софья Баландина (рус теле һәм химия).

Тагын 43 чыгарылыш укучысы математика, рус теле һәм туган телдән имтиханны 100 баллга тапшырдылар.

«Әлегә БДИны 106 казанлы иң югары баллга тапшырды», – дип хәбәр иттеләр Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсендә.

Исегезгә төшерәбез, быел Казан шәһәренең гомуми белем бирү учреждениеләрен алты меңгә якын 11 нче сыйныф укучысы һәм 14 меңнән артык 9 нчы сыйныф укучысы тәмамлады. Шәһәрдә БДИын үткәрү өчен 26, ТДИна – 58, дәүләт чыгарылыш имтиханына 10 пункт әзреләнде.