ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Июнь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30

Лениногорскида Корбан бәйрәмендә балалар актив катнашты

0
Лениногорскида Корбан бәйрәмендә балалар актив катнашты

Лениногорскиның «Юбилейный» паркында Корбан гаете уңаеннан бәйрәм узды. Шәһәр һәм район мөхтәсибе Булат Раупов, барча лениногорскилыларны кайнар сәламләп, бәйрәм белән котлады. Шулай ук, Лениногорск башкарма комитетның эшләр идарәчесе Марат Якупов та җылы теләкләрен җиткерде. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Рамия Гарифуллина яза.

Яр Чаллы шәһәреннән килгән алып баручы Булат Талипов сәхнә янына балаларны җәлеп итеп төрле уеннар оештырды. Мәсәлән, «Корбан бәйрәме» сүзенең һәрбер хәрефенә дингә бәйле сүзләр әйтергә, сүзнең хәрефләрен ясап күрсәтергә һәм башкалар.

Мәсәлән, 3нче мәктәп укучысы Исмаил Вәгыйзов үзе турында: «Мин 4 яшемнән Коръән сүрәләре ятлый башладым. Үзем түгел инде, әле ул чакта бәләкәй идем бит, әти-әни өйрәтте. Бүгенге бәйрәмдә сәхнә түренә менәргә оялып тормадым, сүрә белгәч менеп сөйлисе килде инде. Ислам динен тоткач, сүрәләрне белмәү килешеп бетми, мин аларны белергә тиеш. Бәйрәмдә үткәрелгән башка конкурсларда катнаштым, призлар оттым»,- дип уртаклашты.

Бәйрәмдә, шулай ук, «Логос» балаларга һәм яшүсмерләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге волонтерлары килгән иде. Алар да балалар белән төрле уеннар үткәрде.

Паркка үзенең хуш исе белән тартып торган тәмле ризыкларның берсе - пылау да бар иде. Шулай ук, шашлык, татлы тәм-томнан да авыз итте халык.

Фото: Рамия Гарифуллина, http://zamansulyshy.ru