ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Июнь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30

Татарстан табиблары Согуд Гарәбстанында хаҗилар белән вазгыятьне контрольдә тота

0
Татарстан табиблары Согуд Гарәбстанында хаҗилар белән вазгыятьне контрольдә тота

Татарстаннан килгән хаҗилар үзләрен яхшы хис итә, аномаль эсселек шартларында аларның сәламәтлеген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы җибәргән табиблар командасы күзәтә. Шулай ук өстәмә чаралар күрелә. Бу хакта «Татар-информ»га «ТР мөселманнары Диния нәзарәте Хаҗ» медицина тәэминаты җитәкчесе Рамил Хисамов сөйләде.

Согуд Гарәбстанында хаҗ вакытында бүген иң эссе көннәрнең берсе - күләгәдә термометр баганасы +47 градус, ә кояшта +50 градустан артык күрсәтә.

«16 сәгатькә кадәр Җәмәрат баганасына таш ату йоласы кичектерелде. Бүген икенче көн рәттән хаҗилар Җәмәрат баганасына таш ыргытырга тиеш иде. Хәзерге вакытта барысы да кондиционерлар астында палаткалы шәһәрчектә утыра, әлегә чыгу тыелган», - дип белдерде агентлык әңгәмәдәше.

«ТР мөселманнары Диния нәзарәте Хаҗ» генераль директоры Ранис Вахитов белдергәнчә, хәзер хаҗилар Мина үзәнендә, палаткалы шәһәрчектә урнашкан.

«Ике көн эчендә өч баганага таш ыргытырга барабыз, аннары хаҗилар Мина үзәненнән Мәккәгә кунакханәләренә кайта. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу ел көчле эсселек белән аерылып тора, кайбер палаткаларда кондиционер системасы йөкләнешне күтәрә алмый», - дип ачыклык кертте ул.

Khaleej Times журналы мәгълүматлары буенча, Согуд Гарәбстанында хаҗ вакытында 22 хаҗи вафат булган. Аларның үлеменә кояш кагу нәтиҗәләре сәбәп булган, дип хәбәр ителә. Алар арасында Татарстан кешеләре юк. Хаҗда республикадан барлыгы 1,8 мең хаҗи бар.

Фотоларны Шамил Садыйков бирде