ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Июнь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30

Россиянең «Казан» атом су асты көймәсе Гавана портыннан китте

0

Россия Хәрби-диңгез флотының Төньяк флоты кораблары Кубага сәфәрен төгәлләде һәм ил башкаласы Гаванадан китте. Порттан беренче булып «Казан» атом су асты көймәсе чыкты. Бу хакта ТАСС үзхәбәрчесенә сылтама белән хәбәр итә.

Су асты көймәсе артыннан гаваньнан «Адмирал Горшков» фрегаты китәргә тиеш, ә соңгы булып порттан «Академик Пашин» танкеры кузгалачак. Корабльләрне Кубаның Революцион кораллы көчләре мактаулы оркестры озата.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, «Казан» атом су асты көймәсе («Ясень-М» 885М модернизацияләнгән проекты судносы) Куба Республикасы башкаласы Гавана портына керде. Элегрәк портка Россия Хәрби-диңгез флотының Төньяк флоты отрядыннан «Советлар Союзы флоты адмиралы Горшков» фрегаты, «Академик Пашин» уртача зурлыктагы диңгез танкеры һәм «Николай Чикер» судносы коткару буксиры килде.

Фрегатта һәм субмаринада Куба Президенты Мигель Диас-Канель Бермудес булды. Россиянең Гаванадагы илчесе Виктор Коронелли Куба лидерының сәфәрен истәлекле вакыйга дип белдерде. Моңа кадәр Бөекбритания ярларында «Казан» атом су асты көймәсе Берләшкән корольлек хакимиятендә борчу тудырган иде.

2017 елның 31 мартында «Казан» су асты көймәсе суга төшерелде, ә 2018 елның сентябрендә заводның йөреш сынауларына чыкты. Апрельдә ул Россиянең Хәрби-диңгез флоты составына керде. 2021 елның 1 июнендә крейсер Төньяк флотка даими урнашу пунктына килде.