ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Июнь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30

Россиядә 2025 елга яшәү минимумы 17,7 мең сум тәшкил итәчәк

0

Россия Хөкүмәте 2025 елга илдә яшәү минимумы күләмен 17733 сум дәрәҗәсендә билгеләде. Бу хакта Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте тиешле карарга сылтама белән хәбәр итә.

Хезмәткә яраклы халык өчен яшәү минимумы 19329 сум, балалар өчен 17201 сум, пенсионерлар өчен 15 250 сум була.

Яшәү минимумының күләме 2023 елга медиана кеременнән исәпләнгән. Росстат мәгълүматларына караганда, ул 40121 сум тәшкил иткән.

«<…> мондый күрсәткеч, федераль бюджет турындагы закон белән билгеләнгән, ә хәзер медиана кеременнән чыгып билгеләнәчәк», - дип белдерде РФ Премьер-министры Михаил Мишустин вице-премьерлар катнашындагы киңәшмәдә.

«Россия субъектлары үзләренең яшәү минимумын билгеләячәк, аларга күп кенә ташламалар, пособиелар күләме керә», - дип ачыклык кертте Премьер.

«<…> кешеләр дәүләттән үзләренә тиешле ярдәмне вакытында һәм тулы күләмдә алырга тиеш. Моны контрольдә тотуыгызны сорыйм», - дип өстәде моңа бәйле рәвештә Мишустин, вице-премьерларга мөрәҗәгать итеп.

Медиана кереме белән нисбәттә яшәү минимумы күләмен билгеләү методикасына кире кайтырга РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тәкъдим иткән иде. 2021 елга яшәү минимумы 2019 ел өчен медиана кеременең 44,2 проценты күләмендә билгеләнде, ләкин аннары өч ел дәвамында яшәү минимумы аерым тәртиптә билгеләнде.