ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Июнь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30

2023 елда Татарстанга туристлар агымы 4,2 млн кешегә кадәр арткан

0
2023 елда Татарстанга туристлар агымы 4,2 млн кешегә кадәр арткан

Татарстанда рәсми туристлар агымы 2023 ел нәтиҗәләре буенча 4,2 млн кеше тәшкил итте. Бу хакта ТР Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте Росстатның ачыкланган мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.

2022 ел белән чагыштырганда, республикага килүче туристлар саны 7,6 процентка артты. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Россия Федерациясе төбәкләре арасында алтынчы урынны алды.

Татарстанны узып киткән лидер төбәкләр бишлегенә Мәскәү (20,1 млн турист), Краснодар крае (18,1 млн), Мәскәү өлкәсе (16,6 млн), Санкт-Петербург (11,7 млн) һәм Ленинград өлкәсе (8,7 млн) кергән.

Шул ук вакытта туристлар саны буенча Татарстаннан Ростов өлкәсе (3,4 млн кеше), Тверь һәм Свердловск өлкәләре, Кырым Республикасы (3,2 млн) арттка калган.

ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов 10 ел эчендә Татарстанга туристлар агымы елына 4 млн кешегә кадәр арткан дип сөйләде.

Россия Президенты Владимир Путин башта төбәкләрдә эчке туризмны үстерүнең аеруча мөһим булуын билгеләп үтте. «Шунысы мөһим, Россиянең туристлык өлкәсен озак вакытлы, ышанычлы, нәтиҗәле үстерү өчен барысы да бар», - дип ышана ул.