ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

«Онлайн Рамазан» проекты башлана: «Бюджеты — 0 сум, команда Аллаһ ризалыгы өчен эшли»

0

Иртәгә кояш баткач, Рамазан ае башлана. Уразаның беренче көненнән Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Онлайн Рамазан» проектын башлап җибәрә. Форум рәисе Райнур Хәсәнов аңлатканча, проект идеясе узган атнада гына барлыкка килгән һәм бик тиз үсеш алган. «Бәрәкәтле булды», – ди ул.

Соңгы ике атнада татар яшьләре белән фокус-төркемнәр оештырдык, фикер алыштык. Пандемия чорын искә алсак, Рамазан аенда Мәскәүдә Азат Галәмшин хәзрәтләр, мөселман экспертлары белән туры эфирлар үткәрде. Алар һәркөнне бер үк вакытта булды. Без шул идеяне дәвам итәргә булдык.

Без Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшлибез. Безнең күп кенә оешмалар Татарстаннан читтә урнашкан. Күп кенә яшьләребез Татарстаннан читтә яшиләр. Алар белән элемтәне тоту өчен шундый проект барлыкка килде, – дип аңлатты ул.

Беренче эфир 19 февральдә 13:00 сәгатьтә була. Туры эфирны Бөтендөнья татар конгрессының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә карап булачак. «Телеграм» һәм «МАХ»та да көн саен кирәкле мәгълүмат урнаштырылачак: туры эфирларга сылтамалар, искә төшерүләр. очрашуларның аудио форматы әлегә уйланыла.

Шуны да ассызыклап үтәргә кирәк: эфирларда дини мәсьәләләр дә, милли мәсьәләләр дә күтәреләчәк. Эфирларның 70% тулысынча татарча 30% рус телендә булачак, дип күзаллана.

«Һәр кеше өчен һәм җәмгыять өчен файдалы булган мәгълүматны җиткерергә тырышырбыз»

Татарстан Диния нәзарәтенең Дәгъват бүлеге җитәкчесе Ленар хәзрәт Хамматов туры эфирларда модератор булачак. Ул эфирга киләчәк кайбер кунакларны атады.

Эфирлар 40-45 минут булыр дип ниятлибез. Вакытка килгәндә, башта берничә эфирны үткәреп карыйк, аннан соң, бәлки, тыңлаучылар үзләре дә кулайрак вакытны әйтер. Рамазан вакытында төшке ашны ашамыйбыз, шуңа бу вакытта тыңларга җайлы булыр, дип уйланылды.

Кунакларга килгәндә: чыннан да, кунаклар турында җентекләп уйладык. Без халкыбызга Рамазан турында гына түгел, шулай ук, динебез һәм аның асыллары турында гади халыкка да, галимнәргә дә, бизнесменнарга да кызыклы итеп сөйли ала торган спикерларны сайларга тырыштык.

Туры эфир кунаклары арасында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, «Кол Шәриф» мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов, «Хәләл» стандарты буенча комитеттан Салих хәзрәт Патеев бар. Эфирларда дин галимнәре дә, тарихчылар да, тел белгечләре дә, мода белгечләре дә катнашачак.

Безнең проектның асылында нәрсә? Кеше күп вакытын онлайн үткәрә. Шул вакытын аз булса да файдалы итү, аның тоткан уразасын, аның ашаган ифтарын, аның ашаган сәхәрен бәрәкәтле кылу. Һәр кеше өчен һәм җәмгыять өчен файдалы булган мәгълүматны җиткерергә тырышырбыз. Безнең максат – гади сорауларга гади җаваплар алу, Рамазанны бәрәкәтле кылу. Асылы шунда. Проект үзе «самоцель» түгел. Ул була да алмый, – дип аңлатты хәзрәт.

«Милләт һәм дин гел бергә барган»

Теле-радио алып баручы Айваз Садыйров әлеге проектка башта кунак буларак чакырылган булса да, модератор буларак өлеш кертү юлы да ачылган.

Бик кызык кына килеп чыкты. Райнур белән кичә генә тиз генә сөйләшеп алдык, кунак буларак чакырды. Бүген иртән матбугат очрашуына әзерләнер өчен сорауларны җибәрделәр. «Син, модератор буларак, кунакларга нинди сорау бирәчәксең», – диелгән иде. Шул сорау аша мине дә модератор итеп куйдылар. Күрәсең, моның да бәрәкәте бар. Минем модератор буларак та үз өлешемне кертәсем килә. Ни өчен икәнен аңлатам.

Сиздегезме икән, соңгы вакытта дин белән бәйле медиаконтент бер критик массасына җитте. Моңа кадәр, сүз дә юк, динебезне тарату, халыкка җиткерү буенча күпкырлы эш башкарылды. Ләкин әле генә булса кирәк, гади халык өчен гади телдә динебезнең асылына төшенү формасы барлыкка килә башлады.

Дин электән мәдрәсәләрдә галимнәр тарафыннан инде диннең нигезен белеп килүчеләргә укытыла иде. Аннан гади халыкта да дингә тартылу булды. Шул вакытта динне гади халыкка гади телдә аңлата торган проектлар кирәк булды. Монда да шундый форма булырга тиештер. Милләт һәм дин гел бергә барган, һәм алар бергә барганда гына безнең җәмгыять дөрес үсә ала.

Бүгенге көндә интернетта утыручы, ислам дине белән кызыксынучы яшь кеше куркыныч астында, чөнки башка фронтларда эш яхшы алып барыла. Ялгыш фикерне, акны, караны аера алмаган кеше өчен теге яки бу фикерне асыл итеп алып, ялгышып китү ихтималы зур, – диде ул проектның актуальлегенә басым ясап.

«Проектның бюджеты – 0 сум»

Райнур сүзләренчә, әлеге проектка һәр кешенең Аллаһ ризалыгы өчен алынган.

Әйе, шуны әйтеп китәсе килә: бу – бик бәрәкәтле проект. Без дүшәмбе сөйләштек, чәршәмбе күрештек, җомга инде команданы җыйдык. 22 кешелек командабыз тупланды. Барысы да Аллаһ ризалыгы өчен әлеге проектка алыналар. Чөнки әлеге проектның бюджеты – 0 сум. Киләсе елларда да без әлеге проектны дәвам итәрбез дигән өметтә калабыз, – диде ул һәм дин аша телне үстерү ихтималы бик зур булуын искәртте.

Оештыручылар аңлатканча, эфирда булачак кунакларга сораулар алдан әзерләнгән була. Вакыт мөмкинлек бирсә, тамашачылардан килгән сорауларга җавап бирү каралган. «40 минут ул күп түгел, шуны да аңларга кирәк. Без хәзрәтләргә туры китереп сорауларны әзерләдек. Гадәттә берәр проект ясый башлагач, ярдәмче проектлар барлыкка килә. Әлеге проектның бер өлеше буларак «Беренче уразам» проекты булачак. Беренче тапкыр ураза тотучыларның сораулары күп була, алар өчен кечкенә генә курс әзерләрбез», – диде хәзрәт.

Проект бәрәкәтле, дәвамлы булсын.