ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

«Фа-фа» - Рөстәм Асадуллин татар эстрадасына гениаль җыр алып килгән

0

«Яшьлегем» җыры белән супер популяр артистка әверелгән Рөстәм Асадуллин татар эстрадасында моңа кадәр беркая ишетелмәгән яңа, гениаль җыр алып килгән. Сторисларыннан аңлашылганча, «Фа-фа» җырын артист үзенең концертларында башкара инде. Кушымтасы нибары: «Фа-фа-фа-фа, мммммм, ха-ха-ха», – дигән иҗекләрдән торган җырны барлык музыкаль мәйданчыкларда да тыңларга мөмкин.

Гомумән алганда, җырга карата тискәре фикерләр юк. «Шәп», «Фатыйма җыры буламы икән бу?», «Бу җырыннан соң Асадуллин икенче елга иң текә, кыйммәтле артист булачак», – дип язалар тыңлаучылары.

Кызганыч, Рөстәм сәхифәсендә җырның авторларын күрсәтмәгән.

Сез дә тыңлап, бәя бирегез әле.