ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Рөстәм Миңнеханов: «Сәламәтлек саклау тармагында төп проблема - табибларга кытлык»

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, сәламәтлек саклау тармагында иң зур проблема матди-техник база түгел, ә кадрларга кытлык. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында ул шулай дип белдерде, дип яза «Татар-информ».

«Республика клиник хастаханәсен модернизацияләүгә керештек, Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә эшләр бара, Республика онкодиспансеры поликлиникасы төзелешен проектлауны башлау турында карар кабул ителде. Бу юнәлештә күп эшлибез, ләкин иң зур проблема – кадрларга ихтыяҗны хәл итү. Беренчел звенода һәм аерым белгечлекләр буенча аеруча зур кытлык күзәтелә. Шәһәрләрдә табиблар кирәгеннән артык, ә каядыр хроник җитмәүчелек», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе Хөкүмәткә табибларга кытлык проблемасын хәл итү өчен программа булдыру эше йөкләнәчәген әйтте. «Грантлар, субсидияләр каралачак, ләкин акча гына бар әйберне дә хәл итми. Район моңа «факультатив» рәвештә генә караса, проблема хәл ителмәячәк. Урыннарда торак бирү мәсьәләсен хәл итәргә, яшь гаиләләргә ярдәм чараларын барларга кирәк», – дигән бурыч куйды республика Рәисе.