ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Пенсиянең бер өлешен кайсы очракта кире алалар?

0

Пенсия түләү – өлкән буын кешеләренә дәүләт ярдәме чараларының берсе. Әмма кайбер очракларда пенсионерның түләвенең бер өлешен кире алырга мөмкиннәр. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Пенсия күләменә йогынты ясый торган үзгәрешләр турында пенсионер вакытында хәбәр итмәсә, пенсиянең бер өлешен кире кайтару бурычы туа.

Моны конкрет мисалда карыйк. Закон нигезендә, әгәр пенсионер тәрбиясендә балигъ булмаган туганнары булса, аңа өстәмә түләү каралган. Тәрбиядәге һәр кеше өчен өстәмә күләме – фиксацияләнгән түләүнең өчтән бере. Әгәр тәрбиядәге кеше югары уку йортында яки урта махсус уку йортында көндезге бүлектә укыса, аңа түләүләр 23 яшькә кадәр дәвам итә.

Мәсәлән, бу кеше 20 яшендә читтән торып укуга күчсә, яки уку йортыннан чыгарылса, шушы мизгелдән башлап, пенсионер аның өчен өстәмә акча алырга хокуклы түгел. Әмма ул тәрбиядәге кешенең статусы үзгәрү турында вакытында хәбәр итмәгән һәм берничә ай дәвамында бу өстәмәне алуын дәвам иткән. Мондый очракта пенсионерга артык алынган барлык акчаны кире кайтарырга туры килә.