Күп балалы ата-аналарның пенсиясе арта
1,5 яшькә кадәр биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләп, 2025 ел ахырына кадәр пенсиягә чыккан ата-аналарга пенсияне яңадан исәпләтү өчен гариза бирергә кирәк. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
Быелдан күп балалы ата-аналар өчен яңа ярдәм чарасы кертелде. Баланы 1,5 яшькә кадәр карау буенча ялда булган вакыт иминият пенсиясен формалаштырганда исәпкә алына, ул иминият стажына кертелә һәм аның өчен шәхси пенсия коэффициентлары (ИПК) исәпләнә. Иминият пенсиясен алу өчен кимендә 15 ел стаж һәм 30 ИПК кирәк.
Элегрәк ата-ананың берсенең һәр бала 1,5 яшькә җиткәнче карау вакыты иминият стажына кертелә иде, әмма барлыгы 6 елдан артык түгел.
Хәзер бу чикләү бетерелде, шуңа күрә ата-ананың берсенең һәр бала 1,5 яшькә җиткәнче карау вакыты, балалар санына карамастан, тулысынча иминият стажына кертелә.
Кануннардагы үзгәрешләр биш һәм аннан күбрәк бала үстергән гражданнарның пенсия хокукларын арттыра. Инде пенсиягә чыккан ата-ананың берсенә пенсияне яңадан исәпләү каралган, бу картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясе күләмен арттырырга мөмкинлек бирә.
Баланы 1,5 яшькә кадәр карау чорының тулы календарь елы өчен коэффициент:
- беренче бала өчен — 1,8 ИПК;
- икенче бала өчен — 3,6 ИПК;
- өченче һәм аннан соңгы һәр бала өчен — 5,4 ИПК.
Иминият пенсиясе күләмен арттыру өчен, 1,5 яшькә кадәр биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләгән һәм 2025 ел ахырына кадәр пенсиягә чыккан ата-анага Россия Социаль фондына пенсияне яңадан исәпләү турында гариза бирергә кирәк. Моны СФРның клиент хезмәтләрендә яки дәүләт хезмәтләре порталында эшләп була.
Гаризада балаларның фамилиясе, исеме, атасының исеме һәм туу даталары күрсәтелергә тиеш. Гаризага элек исәпкә алынмаган һәр балага туу турында таныклыкларны да беркетергә кирәк.
Яңадан исәпләү нәтиҗәсендә билгеләнгән иминият пенсиясе түләве гариза бирелгән айдан соңгы айдан башлап түләнә, диелә хәбәрдә.
