ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Уллыкка бала алган гаиләгә нинди ташламалар бар?

0

Уллыкка бала алган гаиләләр бердәм түләү ала һәм аның күләме шул исәптән, баланың сәламәтлек торышына да бәйле. Бу хакта Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты әгъзасы Светлана Бессараб сөйләде, дип яза «Татар-информ».

«Әгәр бала тумыштан инвалид икән, түләү күбрәк була. Балалы гаиләләргә тиешле бөтен түләүләр дә каралган», – дигән Светлана Бессараб.

Аның сүзләренчә, уллыкка бала алган өчен база түләве 28,4 мең сум. Әгәр инвалид бала, 7 яшьтән өлкәнрәк балалар, шулай ук бертуганнар турында сүз барса, түләү һәр балага 217 мең сум була.

Моннан тыш, балалы гаиләләр өчен булган башка социаль ярдәм чаралары уллыкка бала алган гаиләләргә дә бирелә: балага бердәм пособие, ташламалы гаилә ипотекасы, ана капиталы акчасы, шулай ук төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә каралган барлык түләүләр.

«Бала тугач әни кешегә бирелә торган түләү, уллыкка бала алганда да шулай ук түләнә», – дип йомгаклаган Бессараб.