ru24.pro
Intertat.ru
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Үз гомеребездә песи булганы юк» – җеннәр турында куркыныч вакыйгалар

0

Алып баручы Гөлназ Сәфәровага әтисе Миңназыйм Сәфәров, бер кафеда чәйләп утырганда, җеннәр турында берничә куркыныч вакыйга сөйләгән. Гөлназ аларны үзенең телеграм каналына да куйды.

Бер кеше авылга урман сатарга баргач, төнгә калган да, бер йортка кунарга кергән. Мич башына урын җәеп биргәннәр моңа. Җылынып, ашап-эчкәч, менеп яткан. Шул арада бу кешенең аягына зур гына песи килеп яткан. Ярар, песиме – песи дип, игътибар бирмәгән инде бу. Авыл җирендә песи була бит инде ул. Берзаман бу песи әкрен-әкрен генә аягыннан өскәрәк үрмәли башлаган. Теге кеше аягын бераз тартып, тибеп төшергән булган, песи чәчелгән дә мич арасына төшеп киткән.

Иртә торгач, бу кеше хуҗабикәгә: «Җиңги, сезнең бик зур песиегез бар, ахры», – ди икән. «Бездә үз гомеребездә песи булганы да юк», – дип җавап биргән, ди, ул.

«Менә шулай, җеннәр без – кешеләрне күрәләр, ә без аларны күрмибез. Ә Кыямәт көнендә киресенчә булачак. Без аларны күрәчәкбез, алар безне күрмәячәк», – дип кушыла әтисенә Гөлназ.

Ул арада Миңназыйм Сәфәров тагын бер вакыйганы искә төшерә.

Берәүнең аты булган. Иртән бу кеше сарайга чыккан саен, аты, күбеккә батып, чабыштан кайткан сыман була икән. Бу кеше аптырый инде. Бер чыга, ике чыга. Берзаман төнлә чыгып карарга була. Сарайга керсә, моның аты янына тагын бер айгыр кергән икән. Капка да, сарай да бикле, әмма ат янында айгыр тора. Шуннан бу эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап ала. Айгырга йөгән сала да тимерчегә китә. Айгырны дагалап бирергә куша. Шул көнне өенә кайткач, күршедә яшәүче имче карчыкка керә. «Мин сиңа күрсәтәм әле моның өчен», – дип әйтә, ди, карчык, ә үзенең кулында дага икән, – ди ул.

Бу – чын вакыйгамы соң, булган хәлме? – дип кызыксына аннан Гөлназ.

Бабай шушы кешеләрнең исемнәрен әйтеп сөйли торган иде. Бу – кешегә әверелеп йөри торган җен булган, – ди әтисе.

Гөлназ Сәфәрова шулай якыннары белән чәй артында сөйләшеп утыруларны яратуы хакында язган. Язылучыларыннан да җеннәр турында үзләре ишеткән-белгән вакыйгалар белән уртаклашуларын сораган.