«Мактаулы исем артыннан йөрергә вакытлары юк»: Алинә – Азат Кәримовлар гаиләсендә куаныч
Җырчы Алинә һәм Азат Кәримовлар «Татарстан мәдәниятен үстерүдәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Мактаулы бүләкне артистларга Хәния Фәрхинең 65 еллыгына багышланган «Онытылыр, димә» концертында Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе директоры Кадыйм Нуруллин тапшырган. Әлеге видеоны җырчыларның «ВКонтакте» сәхифәсендәге төркеменә урнаштырганнар.
Сүземне Хәния апа белән бәйләп әйтәсем килә. Сезнең арагызда аның белән таныш булган, утырып сөйләшкән кешеләр дә бардыр, урамда очрашкан кешеләр бардыр. Бәлки, сезнең дә сизгән булгандыр, Хәния апа һәм татар эстрадасындагы тагын бер шәхес – Әлфия апа беркайчан да кеше сөйләмәделәр. Сорасаң да: «Мин аны ишетмәдем, колагым начар ишетә», – дип куя торган иде Әлфия апа. Хәния апа да шундый кеше иде. Изге күңелле кешеләр, урыннары, һичшиксез, җәннәттәдер. Инде үзләре киткәч тә, эшләре гөрләп бара. Берсүзсез, Алинә белән Азатка, төркемнәренә һәм шушы бәйрәмгә кемнәрнең катнашы бар – һәммәсенә рәхмәт әйтәбез, – дип сөйли Кадыйм Нуруллин һәм сәхнәгә чыгуының төп сәбәбенә дә күчә.
Гадәттә, мактаулы исемне алалар, диләр. Әмма, мактаулы исемне аны алмыйлар, җәмәгать. Аның артыннан йөриләр һәм кулга төшерәләр. Әлеге җырчыларыбызның исә мактаулы исемнәр артыннан йөрергә вакытлары юк, алар гел иҗатта. Бүген менә шул исемгә таба бер адым атлыйбыз. Алинә һәм Азат Кәримовлар «Татарстан мәдәниятен үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнә, – ди Кадыйм Нуруллин.
Без дә җырчыларны мактаулы бүләк иясе булулары белән котлыйбыз, иҗат уңышлары телибез!
