ru24.pro
Intertat.ru
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Ильяс Гимадутдинов вертолет һәлакәтендә үлгән

0

Пермь краенда шәхси вертолет һәлакәтендә миллионер Ильяс Гимадутдинов үлгән, дип хәбәр итә Baza Telegram-каналына сылтама белән РИА Новости.

«Пермь краенда «Ашатли-парк» ял базасы районында булган авиаһәлакәттә «Таттранском» зур транспорт компаниясе учредителе Ильяс Гимадутдинов һәм әлеге фирманың автомобиль колоннасы җитәкчесе Эльмир Коняков һәлак булды», – диелә хәбәрдә.

Канал мәгълүматларына караганда, «ТТК» компаниясенә караган Robinson R44 Raven вертолеты рөхсәтсез очыш башкарган.

Ачыкланча, компания Ханты-Манси автономияле округында, Ямал-Ненец автономияле округында һәм Пермь краенда йөк ташу белән шөгыльләнә. Шулай ук фирма нефть-газ чыгару тармагына транспорт хезмәтләре күрсәтә, диелә хәбәрдә.

Данир Сабиров телеграм-каналында әлеге фаҗига турында язды.

«Әле генә тетрәндергеч хәбәр килде… Татар халкы дип янып торган, Пермь өлкәсенең Барда районында яшәүче дустым Ильяс фаҗигале рәвештә һәлак булган... Милләтпәрвәр, туган авылы Үдиктә ел саен грандиоз сабан туйлар уздырган, көчле эшмәкәр, кунакчыл дус, моңлы тавышлы, төрле уен коралларында уйный алган бик акыллы, кешелекле һәм булдыклы егет иде! Гаиләсенә, якыннарына сабырлык... Урының оҗмах түрләрендә булсын дустым», – дип яза Данир Сабиров.