Путин күп балалы гаиләләргә ярдәм чараларын киңәйтү бурычын куйды
Россия Президенты Владимир Путин күп балалы ата-аналар өчен түләүле «больничный»ның (бала авырганда) дәвамлылыгын арттыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Шул хактагы бурыч Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышы йомгаклары буенча расланган йөкләмәләр исемлегендә бар.
Нормаларны яңадан карау ихтыяҗы гамәлдәге чикләүләргә бәйле рәвештә барлыкка килгән: хәзерге вакытта 7 яшьтән кечерәк балаларның ата-аналарына елына 60 календарь көненнән дә артык «больничный» түләнми.
Совет утырышы барышында билгеләп үтелгәнчә, балалар чиратлап авырып китү ихтималы булган күп балалы гаиләләр өчен бу лимит еш кына җитәрлек түгел. Шуңа бәйле рәвештә, әлеге категория гражданнар өчен искәрмә ясарга һәм вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие түләү вакытын арттырырга тәкъдим ителде.
Владимир Путин шулай ук күп балалы гаиләләр өчен такси хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген арттыруга юнәлдерелгән тәкъдимнәр комплексын әзерләргә кушты. Шул хактагы бурыч Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышы йомгаклары буенча расланган йөкләмәләр исемлегендә бар.
Документта күп балалы гаиләләр өчен таксида махсус ташламалы тарифлар кертү мәсьәләсен җентекләп карау зарурлыгы аерым билгеләп үтелә.
