ru24.pro
Intertat.ru
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Торак арендалаумы яки ипотекамы – кайсы отышлы?

0

Бүгенге көндә Россиядә торакны арендага алу бәясе базар ипотекасы буенча айлык түләүдән күпкә түбәнрәк, шуңа күрә илнең барлык төбәкләрендә дә аренда торак кредитына караганда отышлырак булып кала. Бу хакта РИА Новости агентлыгына финанслар буенча белгеч Ирина Носова аңлаткан.

«Хәзерге вакытта аренда чыгымнары, һичшиксез, базар ипотекасы буенча айлык түләүгә караганда сизелерлек түбән. Аренда бәяләре күтәрелүгә карамастан, торакны арендалау ипотека түләүгә караганда әлегә күпкә отышлырак. Бу – Россиянең барлык төбәкләре өчен дә хас», – ди ул.

Белгеч ассызыклаганча, хәтта ипотека ставкалары түбән булганда да, аренда гражданнарны ипотека кредиты буенча беренчел кертем өчен акча җыю ихтыяҗыннан коткара. Бу – керемнәре түбән булучылар өчен аеруча мөһим.

РИА Новости агентлыгы Үзәк банк мәгълүматларына таянып исәпләп чыгарганча, ноябрьдә ипотека буенча кредитның уртача күләме рекордлы 4,8 миллион сумга җиткән (бер 1 ел элек бу күрсәткеч 3,8 миллион сум булган). Шул ук вакытта кредитның уртача срогы 25 ел да 9 ай тәшкил итә. Ноябрь нәтиҗәләре буенча, барлык торак кредитлары буенча уртача ставка 7,9% дәрәҗәсендә булган.