ru24.pro
Intertat.ru
Январь
2026
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Сабада коточкыч авария: BMW каршы як полосага чыккан, ике кеше үлгән, ике бала имгәнгән

0

Саба районында коточкыч авариядә 2 кеше һәлак булган, 2 бала имгәнгән. Аларны хастаханәгә китергәннәр.

Бүген көндезге берләр тирәсендә Лесхоз бистәсе янында BMW машинасы каршы як полосага чыккан.

Татарстан прокуратурасы белешмәсе буенча, BMW X6 машинасы Кукмара ягыннан килгән, каршы як полосага чыккан һәм Lada Xray машинасына бәрелгән.

Lada юл кырыена төшеп киткән, андагы пассажир хатын-кыз урында ук үлгән, машина йөртүче хастаханәдә үлгән. 7 һәм 15 яшьлек ике бала имгәнгән, аларны хастаханәгә алып киткәннәр. BMW йөртүчесе җитди имгәнмәгән, диелә хәбәрдә.