ru24.pro
Intertat.ru
Январь
2026
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Веналар – суүткәргеч торба түгел: сәламәтлек өчен модалы капельницаларның нинди зыяны бар

0

Соңгы вакытта матурлык, яшәрү, организмны чистарту, хәтта ябыгу өчен төрле капельницалар бик популярга әйләнде. Бу шаукым турында табиблар фикерен, капельницаларның сәламәтлеккә ничек тәэсир итүен һәм кан тамырына төрле «коктейльләр» ясарга кирәкме икәнен «Челнинские известия» газетасы яза.

Сез бәдрәфкә чыгу өчен акча түлисез

Сез арыдыгыз, эшегез күп, авырлык арта, тән тиресе шатландырмый, чәчәләр коела… Димәк, нәрсәдер үзгәртергә кирәк, әмма моның өчен вакыт та, көч тә юк. Һәм көтмәгәндә «витаминлы коктейль», «детокс», «ябыгу өчен капельницалар» дигән рекламага тап буласыз. Мондый терапия тәкъдим итә торган махсуслаштырылган клиникалар тиз нәтиҗә вәгъдә итә: нибары 1 сеанс, һәм көчегез ташып торачак! Ымсындырамы? Бик! Без бит моны талчыккан организмыбызга ашыгыч ярдәм дип саныйбыз. Шул рәвешле үзебезне кайгыртабыз сыман тоела. Тик, кызганыч, бу алай түгел. Гастроэнтеролог Ирина Рожина сүзләренчә, бу – ялгыш фикер. Табиб буларак ул әлеге дәвалану ысулын табиб күрсәтмәсеннән башка эшләмәскә киңәш итә.

«Чынлыкта исә, каршы күрсәтмәләр бик күп. Әмма ни өчен еш кына моның бер мәгънәсе дә юк соң? Чөнки безнең организм уникаль. Бездә чистарту системалары болай да бар инде, болар – бавыр, бөерләр, үпкәләр, тән тиресе. Һәм аларга ярдәм итәргә кирәкми. Кайвакыт, аларга булышырга теләп, без, киресенчә, кирәкмәгән йөкләнеш бирәбез. Әйтик, «Золушка» капельницасы составында В төркеме витаминнары, С витамины, магний, кайвакыт аминокислоталар була.

В һәм С – суда эри торган витаминнар. Аларның артыгын организм бәвел белән чыгара. Димәк, сез бәдрәфкә чыгу өчен акча түлисез булып чыга. Магний, аминокислоталар, баланслы тукланганда, организмга җитәрлек күләмдә керә. Нәтиҗә: сез дарулардан яки дөрес тукланудан алып булмастай бер нәрсә дә алмыйсыз. Әмма моның өчен дистәләрчә тапкыр күбрәк акча тотасыз», – дип сөйли Ирина Рожина.

Әгәр «ябыгу өчен капельница»ны алсак, майның витаминнардан «эремәвен» истә тотарга кирәк. Ябыгуның бердәнбер ысулы – калорияләр дефициты, аны туклану һәм физик активлык ярдәмендә ясап була.

Бу нигә куркыныч булырга мөмкин? Аллергия һәм эчке әгъзаларга йөкләнеш куркынычы зур. Хәтта зыянсыз гына витаминнарга да аллергия килеп чыгарга, хәтта анафилактик шок булырга мөмкин. Клиникадагы табиб моңа әзер, ә мондый хезмәтләрне еш тәкъдим итүче косметологларның мондый хәлгә әзер булуы икеле.

Сау-сәламәт әгъзалар капельницадан булган йөкләнешне күтәрә дә алыр, әмма кешедә ачыкланмаган бавыр яки бөер җитешсезлеге булса, зур дозада витаминнар һәм сыеклык проблеманы кискенләштерергә мөмкин. Организмга электролитларны (магний, калий) контрольсез кертү йөрәк ритмын да боза ала, бигрәк тә йөрәк белән яшерен проблемалар булса.

«Тик миңа ярдәм итә бит!» – диярсез. Бәхәсләшмим. Капельницадан соң күпләр вакытлыча көч артуны сизә, еш кына бу – сыеклык һәм глюкоза күләменә реакция була. Үз-үзеңне кайгырту хисе бар, организм яшәреп һәм сәламәтләнеп киткән кебек була. Вакытлыча «көч арту» аркасында кеше үз проблемаларының чын сәбәпләрен эзләүдән туктый башлый, менә шунысы куркыныч та. Мин, табиб буларак, сезнең ябыгырга һәм сәламәтләнергә теләвегезгә бер дә каршы түгел, бары тик, форсаттан файдаланып, сезне файдасыз һәм куркыныч процедурадан саклыйсым гына килә. Мин капельницаларга каршы кеше түгел, медицинада алар тормыш өчен мөһим корал булып тора. Әмма табиб билгеләгәндә һәм конкрет күрсәтмәләр булганда гына. Мәсәлән, организм бик нык сусызланганда яки ашыгыч рәвештә дару кертәсе булса, капельница кирәк. Монда төп аерма шунда – табиб капельницаны анализларга һәм диагнозга карап максатчан билгели, төгәл дозировканы белә һәм бу процессны контрольдә тота. Бу – тәҗрибә түгел, ә – дәвалау», – дип сөйләде Ирина Рожина.

«Аллаһы Тәгалә безгә авыз биргән»

Югары квалификацияле табиб Лариса Танова модалы капельницаларны «маркетинг» дип атый. Препаратларны бары тик экстрен хәлләрдә, алар гадәттән тыш кирәк булганда гына венага кертергә ярый, дип саный ул.

«Вена – теләсә нәрсә агызыр өчен суүткәргеч торба түгел. Аллаһ безгә авыз биргән, һәм тормышыбыз өчен төп ингредиентлар ашказаны-эчәклек тракты аркылы, ягъни авыздан керергә тиеш. Әйе, экстрен очраклар була, мин 23 ел стационарда эшләдем, монда без аны эшләргә мәҗбүр булабыз, чөнки гомергә куркыныч яный. Хәтта С витамины капельницасы ясасак та, ул дару буларак бара, әгәр ниндидер витаминнарны, мәсәлән, В1, В6 ны мускул эченә кадасак, алар рационны тулыландыру өчен түгел, ә дәвалау тәэсире булган, нерв системасына юнәлдерелгән препаратлар була», – дип сөйли Лариса Танова.

Табиб сүзләренчә, медицинада төп канун – «зыян салма», ә препаратларны венага кадау билгеле бер өзлегүләр китереп чыгара, һәм препаратны венага ясаргамы, юкмы икәнен яхшылап уйларга кирәк.

Төрле витамин комплекслары һәм файдалы коктейльләрдән торган система куя торган клиникалар үзләрен IV-терапия, intravenous therapy дип атый, ягъни, вена терапиясе. Алай гына да түгел, мондый хезмәтләрне кайбер косметологлар да тәкъдим итә.

«Бу IV-терапевтларның каян килеп чыкканы аңлашылмый. Мондый белгечлек, мондый һөнәр юк. Ә хәзер хәтта «ай-ви терапия» клиникалары да бар, аларның каян килеп чыкканы да билгесез. Болар лицензияле медицина оешмасында һәм косметология кабинетларында башкарылмый икән, бигрәк тә начар. Ә нәтиҗәсе? Мәсәлән, гемоглобин түбән, авыр анемия булганда – бу экстрен хәл, әмма алга таба табиб озак вакытлы эчке терапия билгели. Шул ук анемия булганда – бу 3-6 ай. Яки детокс капельницалар шулай ук экстрен очракта гына таләп ителә. Ягъни, өч капельница ясап кына тән тиресен яхшырту мөмкин түгел. Озаклап, витаминнар, коллаген эчәргә кирәк. Бу – бары тик маркетинг кына», – дип өстәде Лариса Танова.

Билгеле бер куркынычлар да бар.

«Системаны экстрен очракларда гына куярга кирәк, һәм «зыян салма» кануны бик мөһим. Венага ясала торган препаратларның нәтиҗәлелеге җитәрлек түгел, һәм алар ниндидер яхшырулар ягыннан расланмаган. Өзлегүләр күп, һәм әгәр билгеле бер шартлар булмаса, бу – куркыныч та әле», – дип йомгаклады табиб.

Россиядә соңгы 5 елда, аеруча сезонлы эпидемияләр чорында, иммунитет ныгыту өчен капельницага ихтыяҗ 25 процентка арткан.

Гади кагыйдәләр

23:00 сәгатькә кадәр йокларга ятарга. Йокы – төп һәм бушлай «ремонт». Йоклаган вакытта баш мие гаять мөһим яңару һәм чистарту функцияләре башкара, кирәкмәгән метаболитларны бетерә, мөһим нейрон элемтәләрен ныгыта һәм кирәкмәгән мәгълүматны «или».

Өченче чынаяк каһвә урынына – чиста су эчү.

Урамда 30 минут йөреп керү – бигрәк тә утырып эшләгәндә.

Диета һәм аягөсте генә капкалап алу урынына – баланслы туклану. Тәлинкәгә күбрәк төсләр, мәсәлән, төрле төстәге яшелчәләр өстәгез.

Тынычлык. Көчегез беткән вакытта «юк» дип әйтергә өйрәнегез. Әлеге очрак – эгоизм түгел, ә зарурлык.

Үзегезне чын-чынлап саклагыз. Тәнегез сезгә энергия, балкып торган тән тиресе һәм озак еллар сәламәтлек белән рәхмәт әйтер.

«Безнең организм бакча кебек. Ул чәчәк атсын өчен, бер мәртәбә бер капчык ашлама салу гына җитми. Аны сугарып, тәрбияләп һәм көн саен кояш нуры биреп торырга кирәк», – диде табиб Ирина Рожина.