Кемнәргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия бирәләр?
Гаилә кеременең шактый өлеше торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә китә торган гаиләләргә субсидия бирәчәкләр. Бу турыда ТАСС Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча комитеты рәисе урынбасары Светлана Разворотневага сылтама белән яза.
«Торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен субсидияне торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләме гаиләнең гомуми кеременнән төбәктә билгеләнгән проценттан арткан гаиләләр алырга мөмкин. Россиянең күпчелек төбәкләрендә түләүләр 6 ай дәвамында гаиләнең гомуми кеременең 22 процентыннан артыграк булса, субсидия түләнә», – ди Разворотнева.
Әмма кайбер субъектларда бу чик түбәнрәк. «Мәсәлән, Мәскәүдә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү гаилә кеременең 10 процентыннан артса, субсидия өчен мөрәҗәгать итәргә мөмкин», – диде ул.
Субсидия алу өчен тагын бер шарт – коммуналь түләүләр буенча бурыч булмау. Тулырак мәгълүматны күп функцияле үзәктә, җирле үзидарә органнарында алырга мөмкин, диелә хәбәрдә.
