ru24.pro
Intertat.ru
Декабрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Әтиләр китә...» – Ринат Рахматуллиннан яңа җыр

0

Ринат Рахматуллин бүгенге вазгыятькә туры килә торган, үзәккә үтәрлек яңа җырын тәкъдим итте. Ул аның көен дә, сүзләрен дә үзе язган.

«Кайвакыт тормыш безнең иң кадерле кешеләрне алып китә. Кайвакыт әтиләр китә… Аларны язмыш, авыр хәлләр, сагыш алып китә. Кемдер үз тормышындагы авырлыкларга түзә алмый. Кемнедер авария, авыру, көтмәгән фаҗига сындыра. Кемдер бер мизгелдә безнең арадан китеп бара.

Безнең яңа җыр хисләрен аңлатып өлгермәгән әтиләр турында. Яннарында булырга теләп тә, булдыра алмаганнар, балалар йөрәгендәге сагыш һәм авырту турында. Кеше китсә дә, китми торган мәхәббәт турында. Бу җыр – гаепләү түгел. Бу – хәтер. Һәм вакытыннан алда көчле булырга мәҗбүр булган һәр бала белән сөйләшү», – дип яза Ринат Рахматуллин җыры турында.