ru24.pro
Intertat.ru
Декабрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Кыйналган, авыр хәлдә»: өч атна элек югалган кызны хастаханәдә тапканнар

0

Мәскәүдә 3 атна элек югалган 33 яшьлек модель Анжеликаны шәһәр хастаханәләренең берсендә тапканнар. Хатын-кыз авыр хәлдә. Бу хакта «Рен-ТВ» хәбәр итә.

«Краснодар моделен 23 ноябрьдә танышы кыйнаган. Кызның башына сукканнар, ул аңын югалткан», – дип сөйләгән басмага чыганак.

Хастаханәгә китергәч, хатын-кыз табибларга фамилиясен һәм исемен әйтә алган. Анжеликаның туганнары аның кайда икәнлеген 9 декабрьдә генә белгән.

Модельнең баш мие имгәнгән һәм шешкән. Табиблар шулай ук хатын-кызга «баш сөяге-миенең ябык җәрәхәте» диагнозын куйган. Пациентның баш сөяген трепанацияләгәннәр һәм гематомасын алганнар. Хәзерге вакытта Анжелика реанимациядә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, кызны соңгы тапкыр күршеләре йорттан үзеннән шактый олырак ир-ат белән бергә чыгып барганын күргән.