ru24.pro
Intertat.ru
Декабрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Булат Исмәгыйлев: «Рифат Зарипов әйтмешли, минем йөрәгемдә – хатын-кызлар тулай торагы»

0

Булат, җыр дөньясына ничек килеп кердең?

Әнием мине 4 нче сыйныфтан музыка мәктәбенә бирде. 5 нче сыйныфка барганда, укуны тәмамлагач, Октябрьский шәһәренә музыкаль көллияткә керәчәгемне билгеләп куйган идем инде. Чыннан да шунда, Мусина Галия Закир кызы төркеменә эләктем. Урта һөнәри белем бирү йортын тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният институтына укырга кердем. Шунда укыган дәвердә, Габделфәт абый Сафинның иҗат төркемендә берничә ел эшләргә дә өлгердем әле. Хәзер исә мин Рифат абый Зарипов төркемендә.

Гаиләңдә синнән кала җырлаучылар бармы?

Әти җырлый, әнием дә җырлаган. Миңа моң нәселдән күчкән, дип әйтә алам.

Синең өчен моң ул – нәрсә?

«Моң» сүзенең аңлатмасы да, тәрҗемәсе дә юк. Ул – эчтән чыга торган бер кыл, диимме соң. Аңлата торган әйбер түгел. Ул кешедә йә бар, йә юк.

Зур сәхнәдәге тәүге чыгышларың истәме?

Беренче чыгышларым үземнең Чакмагыш районында башланып китте. Беренче тапкыр 2 нче сыйныфта җырладым, тора-бара авыл клубларында, район мәдәният йортында да чыгыш ясый башладым. Шул арада төрле конкурсларда да катнашырга өлгердем. Иң истә калганы – Сочига кадәр барып, 3 нче урын алуым. Ә күп тамашачы булган чыгышларым Габделфәт абыйда эшли башлагач булды. Тәүге «мандраж», тәүге сүзләр онытылу шул вакытка туры килде.

Габделфәт Сафин төркеменә эләгү авыр булдымы?

Миңа «Акчарлак» газетасы журналистлары: «Габделфәт Сафинның төркеменә җырчы егет эзлибез. Үзеңнең җырларың бармы?» – дип яздылар. «Юк», – дигәч, алар миңа: «Кирәкмисең», – диделәр. Шуннан соң мин үземнең беренче җырымны яздырдым, ләкин ул миңа ошамады – шуңа музыкаль мәйданнарга чыгармадым да. Югалып калмадым, үзем Габделфәт абый Сафинның почтасына хат яздым. Ул мине үзенә чакырды.

Габделфәт Сафин нинди җитәкче?

Бик әйбәт кеше ул. Мин эшләгән һәр «начальнигым» – әйбәт, җайлы кешеләр. Габделфәт абый да, Рифат абый да – аларга тиңнәр юк.

Алайса нишләп Габделфәт абый төркеменнән киттең?

Габделфәт абый аена 2-3 концерт куя иде, ә Рифат абыйның аена якынча 15 концерт. Күбрәк концертлар булу – миңа үсәргә мөмкинлек бирә, акча ягыннан да керем күбрәк. Рифат абыйның аудиториясе дә яшьрәк, концерт белән йөри торган «нокта»лары да күбрәк.

Рифат абый төркеменә эшкә керү өчен, аның да үзенә яздыңмы?

Рифат абыйның администраторы Илгиз абыйга: «Сезгә җырчы егет кирәкмиме?» – дип яздым. Ул вакытта тормышымның иң авыр чаклары иде, күп кенә җырчыларның администраторларына язып чыктым. Рифат абый төркеменә алды, хәзер эшләп йөрим, китәргә теләгем юк.

Габделфәт абый төркеменнән китүеңә ничек карады?

Җибәрәсе килмәгәндер инде. Үзем дә төркемгә, аңа ияләшеп беткән идем, китәсем килмәде. Тик селкенергә, алга барырга кирәк бит. Мин моның барысын да Габделфәт абыйга аңлаттым, без яхшы мөнәсәбәтләрдә калдык.

«Популярлык күренә инде ул»

Гастрольләрдә йөреп, шәхси тормышыңа вакытың каламы?

Шәхси тормышка вакытым калмый. Мин һәрвакыт нәрсәдер планлаштырып, уйлаштырып йөрим шунда. Шәхси тормышсыз да булмый инде, аңлыйм.

Йөргән кызың бармы соң?

Юк. Рифат абый да концерт саен моны искә ала, тамашачыга «өйләнмәгән» дип әйтә (көлә).

Сиңа «җырчы булу – җитди һөнәр түгел» дигән сүзләрне ишетергә туры килгән булдымы?

Әйе, миңа моны еш әйтәләр. Рифат абый: «Һәрбер эшнең арты – шеш. Эшләп карамаган кеше аңламый», – дип әйтә. Аның белән килешәм, ә алай әйтүчеләргә «ярар» дип кенә җавап бирәм. Минем башка «җитди» һөнәрләрем дә бар ич. Ә туганнарым исә, бигрәк тә әти, миңа гел терәк булып, канатландырып тора, эшемне аңлый.

Иҗатны ташлап, башка эш белән шөгыльләнергә уйлаганың юкмы?

Юк, мин, киресенчә, җаным-тәнем белән чумып, иҗат белән генә «яшәргә» әзермен. Мин моннан рәхәтлек алам. Тик моның кайчан буласы бары тик халыктан, аларның мине кабул итүеннән тора.

«Мин табармын сине» дигән җырың чыккач, популярлыгың тагын да арттымы?

Аңа кадәр бар идемени ул «популярлык»?! (көлә). Аллаһка шөкер, халыкка ошады, мин моңа бик тә шатмын. Хәзер кайсы юнәлештә эшләргә икәнен аңлый башладым, җырлар өстендә эшләвемне дәвам итәм.

«Мин табармын сине» җыры бигрәк көтелмәгәндә булып чыкты әле. Гадәттә, мин җырлар җыям да кайсысын кайчан яздырасын планлаштырып куям. Ә бу җырны миңа көтмәгәндә Мурат Гайсин җибәрде, тыңлап карадым – ул минем күңелемдә ниндидер эз калдырды. Шуңа бу җырны алдым һәм тамашачыга тәкъдим иттем. Әйбәт җыр чыгасын белдем, тик моның кадәр үк популяр булыр дип уйламадым.

Сине урамда еш таныйлармы?

Сирәк таныйлар. Тик туган авылымда әйбәт беләләр инде (көлә). Алай төртеп күрсәтерлек дәрәҗәгә җитмәдем әле. Миңа сәхнәгә чыгып, чәчәкләр бүләк итә башлагач, үземне популяр дип саный башлаячакмын. Гомумән, популярлык күренә инде ул. Хәзер бит ул социаль челтәрләрдәге язылучылар, «лайк»лар белән үлчәнә…

Репертуар туплап, «сольный» концертларга йөрергә исәп бармы?

Әлбәттә, бу – һәр артистның төп максаты.

Татар эстрадасыннан кем белән дуэтлар яздырасың килә?

Бу хакта чынлап торып уйланган да юк. Яздырасы килгән җырчылар популярлык буенча миннән өч «баш»ка өстәрәк шул. Шуңа, моның хакта сөйләргә иртәрәктер.

Эстрададан кемнәрне тыңлыйсың?

Иң электән яраткан җырчым ул – Ришат Фазлыйәхмәтов. Харизмасы, җырлавы ошый. Рифат абый Зариповны көн саен диярлек тыңлыйм. Альберт Вәлиуллин, Ришат Төхвәтуллин, Вадим Захаров, кәефкә карап Фирдүс Тямаев, Гүзәл Уразова һәм Гөлназ Асаеваны да тыңлыйм... Ә иң беренче урында – Салават Фәтхетдинов.

Салават абый төркеменә эшләргә чакырса, ризалашыр идеңме?

Әйе. Тик аның да концертлары аз шул. Ел буена 1 ай концерт.

«Бүгенге көндә кызларга тыйнаклык җитми»

Синең аудиторияң ничә яшьлек кешеләр?

Миңа 11 яшьлек тә, 70 яшьлек кешеләр дә яза (көлә). Болай, 16-30 яшь аралыгындагы тыңлаучыларым күбрәк, дип уйлыйм.

Яшь кызлар күп язадыр?

Әле күптән түгел бер ир-ат комментарийга «шуның кадәр ябыккан ки, костюмына хәтта ике кеше сыярлык булган» дип язган иде. Беренче хейтерларым чыга башлады, миң аңа «йөрәк» куйдым. Ә кызлар танышырга, очрашырга тәкъдим итеп язалар.

Чыгасыңмы соң?

Әйтәм ич, вакытым юк. Мин Винера Ганиева төркемендә магистратурада да укыйм әле, анда быел бер барып күренгән юк…

Сиңа карата «хейт» күбәеп китсә, нишләячәксең?

Күбәйсен, бары «йөрәк»ләр генә куячакмын. Алданрак тәнкыйтьне авыр кабул итә, югалып кала идем, хәзер өйрәндем, үстем ахры инде. Андый әйберне беркая «элмим» дә.

Синеңчә, «хайп» – кирәкле әйберме?

Кирәк әйбер инде ул. «Хайп»ны төркем эчендә дә тәкъдим иткәннәре булды. Иң мөһиме, «хайп» синең дәрәҗәңне төшерерлек булмасын.

Бер күрүдән гашыйк булганың бармы?

Әйе. Бер тапкыр гына да түгел. Мин, гомумән, тиз гашыйк була торган кеше. Рифат абый әйтмешли, минем йөрәгемдә – хатын-кызлар тулай торагы.

Сиңа хәзер – 24, барлыгы ничә йөргән кызың булды?

Нибары 2-3. Хәзерге вакытта бик сирәк күренеш әле бу, күп түгел бит.

Булачак кызыңны нинди итеп күз алдына китерәсең?

Мин аны күз алдына китермим дә. Кызларда иң беренче чиратта игътибар итә торган сыйфат ул – тыйнаклык. Бүгенге көндә кызларга тыйнаклык җитми. Кыз кешенең тәрбияле булуы да мөһим.

Синеңчә, гаиләдә кем баш булырга тиеш?

Элек-электән гаиләдә ир-ат баш булган. Баш булу ул, өстәл кагып, «мин – мужик!» дип әйтү түгел. Бер-береңне ишетә, тыңлый белергә кирәк. Минем әнинең әти сүзеннән чыкканы булмады. Ир белән хатын арасында хөрмәт булырга тиеш.

Әгәр хатының, «фанатка»ларыңнан көнләшеп, «сәхнәгә бүтән чыкма» дисә, нишләр идең?

Көнләшсә, минем белән йөрер, концерт администраторым булыр. Көнләшү дә «сәламәт» булырга тиеш. Гомер буе зур сәхнәләргә чыгарга, тулы заллар җыерга дип тырышып, көч куеп йөргәннән соң, хатынның «көнләшәм» диюе аркасында гына эшемне ташламаячакмын. Бу – хөрмәтсезлек бит.

Җырчы кызны үзеңә тиң яр итеп сайлар идеңме?

Бу сорауга төгәл җавап та бирә алмыйм... Юктыр. Минем үземнең күп концертлар белән йөрисем, ә өйгә кайткач, гаиләм белән тынычлап ял итәсем килә. Өйдә җылылыкны саклый торган хатын-кыз кирәк.

Син үзең көнчеме соң?

Әйе, мин көнче.

Абьюзер дамы?

Мин бу сүзне, гомумән, аңламыйм. Әгәр хатын-кыз яраганнан артыгын кылана башлый икән, ир-ат ягыннан көнчелек булырга мөмкин. Әмма «абьюзер» сүзе монда туры килми. Мин ул сүзне кабул итмим, дөрес түгел ул. Әгәр кеше сөйгән ярын көнләшми икән, димәк, ул аны яратмый. Егет кызын карап йөртергә тиеш. Кызы ачык кием киеп йөреп, аңа башка егетләр борылып караса – егетенә бер дә рәхәт булмаячак. Гомумән, андый кыска итәкле кызларга егетләр «о-о-о, мин моңа өйләнер идем» дип карамыйлар. Әгәр кызлар чамалап киенсәләр, без бу дөньядагы күпме конфликттан читтә калган булыр идек.

«Мәхәббәт ул моң белән чыга»

Башка жанрларда җырлап карыйсың килмиме?

Көллияттә укыганда күбрәк романслар җырладым. Бу миңа ошый иде. Шул юл буенча китәрмен дип уйлаган идем. Казанга килгәч, эстрадага килеп кердем. Тик моңа бер дә үкенгәнем булмады.

Ничек уйлыйсың, нигә мәхәббәт турындагы җырларның күбесе моңсу?

Мәхәббәт ул бит гади генә хис түгел. Ул эчтән, тирәннән чыга. Ул моң белән чыга. Минемчә, хисләрне моңсу җырлар аша җиткерү җиңелрәк. Мәхәббәт турында серенадаларны беркем дә, кулына гитара тотып, сикереп-сикереп биеп җырламый.

Эстрадада кемгәдер тиңләшәсең киләме?

Тавышымны Ришат Төхвәтуллинныкына охшаталар. Минем үзем булып каласым, исемемне танытасым килә. Беркемгә тиңләшергә теләмим. Яраткан җырчыларымның дәрәҗәсенә җитү максаты бар, әмма аларның «мескен пародия»се буласым килми.

Синеңчә, җырчылар арасында дуслык була аламы?

Була ала, чөнки һәр җырчы үзенчәлекле, үз жанрында иҗат итә. Җырчылар бер-берсенең тамашачыларын тартып ала алмый. Сиңа тугры булган тамашачы һәрвакыт синеке булып кала.

Үзең эстрадада дуслар табарга өлгердеңме соң?

Әйе. Габделфәт абый төркемендә эшләгәндә, «Айфара» төркеме белән дуслаштык. ИлГәрәй белән дә аралашабыз. Болай миң күбрәк үземнең дәрәҗәдәге җырчылар белән дус.

Сине башка җырчылар үзләренең төркеменә чакырамы?

Үзләренең шәхси чакырганнары булмады. Әмма күптән түгел, Гөлназ Асаеваның төркеменә җырчы егет кирәк, дигән сүз ишеттергәннәр иде.

Рифат абыйдан 2 тапкырга күбрәк түлим, диюче җырчының төркеменә барыр идеңме?

Монда эш акчада гына түгел бит. Рифат абый мине хөрмәт итеп үзенең төркеменә алды, сәхнәгә чыгарды, төпле киңәшләрен гел биреп тора. Аның белән бик яхшы мөнәсәбәтләрдә калып, сезонны тәмамлап, яңа урында әйбәт шартлар булса, бәлки, уйлар идем. Башка җырчыга да түгел, мисал өчен, мине «продюсировать» итәргә тәкъдим итсәләр генә.

Җырчылар төркемдәге кешеләренә аппаратура ташыта. Сездә дә бу хәл бармы?

Әйе, без аны җырлый-җырлый ташыйбыз. Безнең өчен бу – иртә-кич үзенә күрә физзарядка гына. Ә кызларыбыз безгә ашарга пешерә.

Туган ягың сагындырамы?

Башкортстанны сагынам, бер сүзем юк. Әмма мин Казанда инде 4-5 ел, моннан күченеп китәсем килми. Концерт куярга дип Габделфәт абый белән Мәскәүгә барганым булды, миңа ул шәһәр ошамады. Халкы әйбәт инде үзе (көлә).