Кыш көне фатирны дөрес итеп ничек җилләтергә?
Урамда минуслы температура булганда, тәрәзәләрне ачасы килми, әмма саф һавасыз да булмый. Елның бу сезонында фатирны ничек дөрес җилләтергә? Бу хакта «Объясняем.РФ» телеграм-каналында сөйләделәр, дип яза «Российская газета».
«Тәрәзәләрне көненә 2-3 тапкыр 5-10 минутка ачып алырга кирәк. Туңасыз икән, икенче бүлмәгә чыгып торырга була. Җилләтеп алганнан соң, бүлмәдәге һава температурасы бик тиз яңадан җылына», – дигән белгечләр.
Әгәр фатирда кемдер авырый икән, бүлмәләрне ешрак, әйтик, һәр 1,5-2 сәгать саен җилләтергә кирәк.
Саф һава тузан һәм вируслар концентрациясен киметә, бүлмәләрдә күгәрек килеп чыгуны булдырмаска ярдәм итә һәм кислородны арттыра. Нәтиҗәдә кеше үзен яхшырак хис итә, дип аңлаткан экспертлар.
Алар, шулай ук, тәрәзәләрне кечкенә ярык итеп ачып җилләтмәскә киңәш иткән. Тәрәзә яртылаш ачык булганда, саф һава начар керә, ләкин бүлмә бик тиз суына.
