Галимә, шагыйрә Халисә Ширмән: «Танылуны бар кеше дә күтәрә алмый, мин шундыйлардан»
«Үз-үзеңне тәнкыйть утына тотарга ярамый»
Халисә апа, сезне иҗаттан башка күз алдына китереп булмый. Сезнең иҗатыгызның үсеш кичерүенә кемнәр йогынты ясады?
Әдәби иҗат турында сүз барса, соңгы елларда мин үземне иҗаттан башка гына күз алдына китерә башладым инде. Иҗатның үсешенә дә, иҗатның туктап калуына да иҗатчы үзе йогынты ясый. Ә иҗатчыга – әйләнә-тирә дөнья, тирәлек, күңел кичерешләре. Күңелнең каккан казык кебек катып калган вакытлары була. Үтәр дип ышанам. Ә кайчандыр...
Яңгыр кебек, бүген миннән
Шигырь коела...
Дөнья матур, дөнья бик киң –
Шулай тоела...
Рәхмәт яусын бу яңгырга –
Өйдә утырам.
Зәңгәр тышлы дәфтәремә
Шигырь тутырам...
Алам-салам, буташтырам –
Кайный хисләрем.
Көне буе шигырь язам –
Җырлыйм кичләрен.
Аллы-гөлле күңелемнән
Моңнар коела...
Дөнья матур, дөнья бик киң –
Шулай тоела... –
дип язылган.
Шигырь китапларым юк, бар шигырьләр «ВКонтакте» челтәрендә шәхси сәхифәмдә тупланган.
Фото: Халисә Ширмәннең шәхси архивыннан
Үзегезнең иҗатка тәнкыйть аша карыйсызмы? Әсәрне язып, вакыт үткәч, төзәтмәләр кертәсезме?
Дөнья шигырь яза. Шигырьдә − моң.
Шигырь яза Ркаил, Луиза,
Вакыт-вакыт Рүзәл дигән кеше
Шундый итеп шигырь тамыза −
Сүз әйтергә кайчак куркып калам.
Миндә дә бар инде югыйсә
Теләк, сәләт һәм ихтыяҗ. Әмма
Түтәлемдә һаман чүп үсә −
Күңелемдә шигырь булып туа,
Алабута чыга дөньяга.
Әллә инде шөгыль бик катлаулы,
Әллә үзем шундый дивана...
Үз-үзеңне тәнкыйть утына тотарга ярамый. Янасың. Юк, мин үземне ачуланмыйм, тәнкыйтьләмим, ничек бар – шулай кабул итәм, ә элек булгалый иде. Әмма хәзер дә үземнең дәрәҗәмне дөрес бәяли алмыйм. Кайчандыр үзем «бу – шигырь түгел инде, юк бер нәрсә» дип бәяләгән шигырьләр «хит»ка әйләнеп, халык арасында тарала. Ә үзем «Вәт мин маладис, шундый шәп язганмын!» дигәнем – югалып кала. Гомумән, бәяне автор түгел, халык куя. Һәм мин моңа шат. Әйе, кайчакта төзәтмәләр кертәм, гадәттә, кимчелеген сизеп алсам, тойсам; я кемдер төртеп күрсәтсә. Тик батырмыйча гына төртеп күрсәтүчеләр сирәк шул.
«Танылуны бар кеше дә күтәрә алмый, мин шундыйлардан булам»
Телевизор экраннарына чыккан һәм бик тә популярлашкан сериаллар сез иҗат иткән чәчмә әсәрләргә нигезләнеп төшерелгән. Сценарий язу үзе бер осталыкны таләп итә. Еш кына сез күз алдына китереп язган чәчмә әсәр бөтенләй үзгәртелеп, башкача төшерелергә мөмкин. Үзгәртүләр керткән очракта риза буласызмы, әллә «минемчә булсын» дип, таләп иткән чаклар да булгалыймы?
Бу телефильмнарның режиссеры – Нурания апа Җамали. Мин аның һөнәри осталыгына ышанам, шуңа күрә «Бу җире ошамый, теге җире ошамый» дип, гауга чыгарып йөргәнем булмады. Мәсәлән, «Кайда син?» телефильмының ахыры башка төрле иде, әмма Нурания апа аны үзенчә үзгәртте. Мин карышмадым. Ышану – бик четерекле нәрсә, мин аны болай күз алдына китерәм: артыңда басып торган кешенең сине тотып калуына ышанып, борылып карамыйча, артка авасың. Ул сине я тота, я ‒ юк. Әмма син тотып калуына, аның көченә, мөмкинлегенә ышанасың. Мин Нурания апага ышанам.
Гомумән, ышаныч турында шигырьләр шактый бугай минем.
Фото: Халисә Ширмәннең шәхси архивыннан
Ышанам.
Мең тапкыр алданып, бәгырем таланып,
Яшемә буылган чагымда,
Карыйм да күзеңә, алдакчы сүзеңә
Ышанам. Ышанам тагын да...
«Онытам!
Мәңгегә онытам! Кирәкми бу газап!
Бәхетле буласым бик килә!» −
Диям дә, барыбер бер чыгам юлыңа.
Вәгъдәләр җилләргә сибелә...
Дөреслек бик ачы. Ялганың − бал кебек.
Булырмы ачыга түзгәнем?
Аңлыйсың микән син, ялганга төренеп,
Күңелем кылларын өзгәнең?
Ышанам!
Барыбер ышанам. Тик беләм:
Кайдадыр, нәкъ минем кебек үк,
Бер гүзәл караңгы төннәрдә
Мендәрен кочаклап үкси күк...
Сезнең әсәрләргә нигезләнеп төшерелгән «Язмышлардан узмыш юк икән», «Ерактагы йолдызым» сериаллары меңләгән тамашачының мәхәббәтен яулады. Хәтерлим, без ул сериалларны «ТНВ» каналыннан һәр көнне көтеп ала идек, кабатлап күрсәтсәләр дә, аерыла алмыйча карый идек. Әлеге сериаллардан соң: «Халык мине таный башлады», ‒ дип әйтә аласызмы?
Юк, мин «Вконтакте»дагы шигырьләр аша танылдым. Сценарист бит ул актер да, режиссер да түгел, тамашачы аны күрми. Минем исем экранда секундның уннан бер өлешендә генә күренеп ала да, югала, халык аны укып та өлгерми, әһәмият тә бирми. Әле үзебезнең бер укытучыбыз да, телефильм чыгып, 10 ел үткәннән соң: «Карале, «Ышанасы килә»нең сценарий авторы син икәнсең бит, «ТНВ» күрсәткән саен карыйм, повесте бармы аның?» – дип сорады. Миңа танылу кирәкми дә. Танылуны бар кеше дә күтәрә алмый, мин шундыйлардан булам инде.
Танылулар, дан алулар нигә?
Нигә кирәк хиссез алкышлар?
«Күктән йолдыз алам!» – дигәннәрнең
Язмышында хәтәр ялгыш бар...
Илең имин, күңелең тыныч булса,
Якыннарың булса сәламәт,
Туган телдә яңгыраса әгәр
Оныкларга әйтер әманәт,
Шуннан да зур дан-шөһрәтләр бармы?!
Медальләрсез дә бит яшибез!
Кеше булып кала алу Җирдә –
Иң данлыклы безнең эшебез…
«Минем турында язгансың бит, дигән кайтавазларны еш ишетәм»
Халисә апа, сезнең ягымлы, йомшак тавышыгыз шулкадәр колакка ятышлы! Без ‒ студентлар ‒ сезнең лекцияләрне йотлыгып тыңлыйбыз. Университетта исә меңләгән студент укый, бик күп шәкертләр сезнең кул астында тәрбияләнгән. Аларның сезгә ачылып сөйләгән серләре, язмышлары әсәрләрегезгә күчкәне булдымы?
Фото: Халисә Ширмәннең шәхси архивыннан
Юк, миңа сер итеп сөйләнгән вакыйга миндә кала, таратканым юк. Нигездә үзем читтән күргәннәрне яисә матбугатта хәбәр буларак басылганнарны җанландырам. Күпчелек вакытта шигырь яисә әсәр аркылы авторның үзен эзлиләр. Шәхсән үземә кагылышлы әйберләрне әсәргә яки шигырьгә бик сирәк кертәм; керткән очракта да, үзгәртеп язам. Турыдан-туры үземнекен язганым юк, әмма халык аны барыбер мин кичергән вакыйга яки хис дип уйлый инде, киңәшләр дә биргәлиләр…
Минем шигърияттәге амплуа – сагышлы хатын-кыз. Тормышта һәрвакыт авызы ерык, юктан да рәхәтләнеп көлә ала торган кеше булсам да, үзәк өзгеч сары сагыш тулган шигырьләр языла. Кечкенәдән. Нигә икәнен белмим дә, аңлата да алмыйм. Димәк, өстәгеләргә (күктәгеләргә) шулай кирәк. Аннан соң, шундый бер үзенчәлек бар: һәркем үзен бердәнбер дип саный, һәм ул кичергән хисләр дә бары аныкы гына, башка кеше мондый хисләрне кабатлый алмый дип уйлый. Ә чынлыкта без барыбыз да – кешеләр, бездә бер үк төрле хисләр, еш кына бер үк төрле уйлар, хәтта гамәлләр... Һәм шуңа күрә «Халисә, минем турында язгансың бит» дигән кайтавазларны еш ишетәм.
Ут бар әле тәрәзәмдә. Ут бар.
Күшеккәндә җәйге салкыннан
Җылынырга син кер.
Нинди хәсрәтең бар, борчуларың –
Һич тартынып тормый, миңа
Барысын да җиткер...
Тыңлармын да аңлап юатырмын,
Монда калыр монда сөйләгән –
Мин гайбәтче түгел.
Тик ялгышып, я адашып, зинһар,
Кагыла күрмә минем хисләргә –
Мөлдерәмә күңел...
Бер әңгәмәгездә: «Казанга укырга керергә килгәч тә, документларны биофакка, истфакка, юрфакка, аннан соң гына журфакка биреп карадым», ‒ дип әйтәсез. Сер түгел, мәктәпне тәмамлап килгән балага һөнәр һәм белгечлек сайлау кыен бирелә... Сезне татар филологиясе һәм тарихы факультеты нәрсәсе белән җәлеп итте соң? Аннан соң, журналист булу хыялы да булган, дип беләм... Тагын сайлау мөмкинлеге бирелсә, журналистика юлын сайлап карар идегезме яисә фән өлкәсе, мөгаллимлек эше якынракмы?
Әйе, йөрдем инде шулай адашып-буталып... Безнең заманда киңәш бирүче юк иде бит, бар нәрсәгә үзең җаваплы. Кайдан нәрсә ишетәсең, шунда барасың. Интернет юк. Әти-әни минем кая укырга кергәнне дә белмәделәр. Ә мин укырга истфакка керәм дип килдем, чөнки тарих укытучысы Кашшаф абый Хәсәнов укыткан тарихны бик ярата идем. «Яңа төркем ачыла, тарихны татар телендә укыячаксыз», – дигәч, документларны күчердем, әмма филолог буласымны аңламаганмын, күрәсең. Хәзер татар теле тарихын укытам һәм бу предметны бик яратам. Мине язмыш йөрткәндер дип уйлыйм, язмышка ышанам. Өлешчә фаталист инде мин, гәрчә
Сөртеп ат караңгы төсләрне ‒
Сафлыкка бар дөнья күмелсен!
Буйсынма тәкъдиргә, күңелем!
Пәйгамбәр затыннан түгел син! ‒ дип язсам да.
Шуңа күрә «тегене сайласам, ничек булыр иде, монысы ничек булыр иде» дип уйлаганым да юк, уйламаячакмын да. Узган эшкә – салават.
«Иң күңелсез фәнгә дә кызыксыну уятырга мөмкин»
Фән өлкәсе турында сөйләшкәндә, фәнни җитәкчегез Вахит абый Хаковны искә алмыйча калу мөмкин түгел. Минемчә, сез бүгенге көндә Вахит ага нигез салган өлкәне үстерергә, җанландырырга тырышасыз, аның эшчәнлеген дәвам итәсез. Татар теле тарихы – катлаулы өлкә, фәнни яктан тикшеренүләр, эзләнүләр алып барыламы? Хәзерге вакытта татар теле тарихы фәне белән кызыксыну бармы, нинди тенденция күзәтелә?
Кызыклы итеп укыта белсәң, иң күңелсез фәнгә дә кызыксыну уятырга мөмкин, мин шул юл белән барам. Вахит абый искиткеч тырыш галим иде. Үзе исән чагында ук мин, аңа багышлап, 2 хикәя яздым. Ул аларны укыгач: «Елаттың, Халисә. Шулкадәр күңелемә үтеп кергәнсең», – диде.
Профессор, өстәлдәге рун язулы кәгазьләрен җыештырып, иртәдән бирле ачык торган тәрәзә янына килде. Көн сиздермичә генә кичкә авышкан. Хәтер дулкыннарын кузгаткан кайнар июль җиле сүрелгән, тынган. Кояш, кызарган йөзен болытлар белән каплаштыргалап, офыкка төшеп бара. Җир йөзенә әкрен генә караңгылык иңә. Еракта-еракта, су белән офык тоташкан урында, баеп барган кояшның соңгы нурлары су өстендә эленеп калган. Күпне күргән чал Идел тын. Татар кояшы, синең баюың түгелме бу?! Иртәгә чыгарсыңмы син? Әллә инде бөтен дөньяга нур сипкән данлы, шанлы вакытларыңны гасырлар тирәнлегенә күмеп китүеңме?
Кояш дәшми. Кырыс карашлы Төрки баба дәшми. Ә профессорны шул сораулар борчыйлар да борчыйлар... («Ком дәрьясы»)
Татар теле белеме кафедрасы укытучылары 2 елга 1 тапкыр яшь галимнәр өчен Вахит Хаков исемендәге «Хаков укулары» конференциясе уздыралар. Монда студентлар, магистрантлар, аспирантлар, мәктәп укучылары да катнаша ала, электрон җыентыгы чыга. Алдагы конференция Вахит ага Хаков тууына 100 ел тулуга багышлап уздырылачак, 2026 елның көзенә планлаштырдык. Тел тарихы ‒ катлаулы фән, теләсә кем шөгыльләнә алмый, әмма кызыксынучы студентлар бар, хәтта бездә генә дә түгел, үзем укыткан ИТИС (Мәгълүмат технологияләре һәм интеллектуаль системалар институты) студентлары арасында да шундыйны таптым әле. Шатландым.
«Яшь барган саен, вакытның кадерен белә башлыйсың»
Бу сорау ничек кенә баналь яңгырамасын, әмма барысына да вакыт ничек табасыз? Бүгенге көндә сез үзегезнең эшегездән канәгатьме?
Берәм-берәм календарьны ертам –
Үтәләр дә көннәр, үтәләр...
Кыштырдавык кәгазьләргә салып,
Гомеремне алып китәләр...
Кыштыр-кыштыр кыштырдыйлар, әллә
Кәгазь белән язмыш бәйләнгән?
Кәгазьләрдә – хисләр...
Кәгазьләрдә – тормыш...
Мин үзем дә
Ак кәгазьгә гүя әйләнгән...
Шул кәгазьгә һәркөн хисләр төшә,
Кулъязмалар − тормыш көзгесе.
Кемгәдер ул бары бер әкият,
Ә кемгәдер − яшәү өлгесе...
...Беркөн дөнья мине бөтереп алыр,
Һәм почмакка атар бөгәрләп.
Шуңа кадәр «Мин яшәдем!» дигән
Узган көнне ертам берәмләп...
Вакытым җитми шул. Эшлисе генә түгел, яшисе дә килә бит. Бигрәк тә яшь барган саен, вакытның кадерен белә башлыйсың. Кайчандыр ел бик озак уза иде, ә хәзер күз йомганчы уза да китә, язны да, көзне дә күрмичә калам кебек. «Элек ничек өлгердем икән» дип, үз-үземә шаккатам, югыйсә, 2 кечкенә бала белән аспирантурада укыдым, диссертация якладым, инде университетта 30 ел эшлим. Эшемне яратам, теләсә кайсы эштә вак-төяк кәгазь кыямәте була инде ул, әмма бар нәрсә дә уза. Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә укытучылар коллективы бик теләктәш, мин канәгать.
«Бу дөньяда яшәүдән, кеше гомереннән дә зуррак кыйммәт юк»
Халисә апа, сезне белгәннән бирле бер дә үзгәрмәгәнсез: шундый ук нурлы, якты, көләч йөзле, тыйнак, тыныч, чибәр һәм талантлы. Тормыш, вакыт һаман алга бара, карашлар да, кыйммәтләр дә үзгәрергә мөмкин. Бүгенге көндә сез нинди хыял-максатлар белән яшисез?
Матур сүзләрегез өчен рәхмәт! Минем яшьтә хыяллар белән яшәү фарыз түгел инде, максат куеп яшәргә кирәк, әмма шигырьләрдә хыял-өмет җитәрлек... Яшәгән саен яшисе килә! Бу дөньяның матурлыгына ‒ тыныч илаһи таңнарга, төннең тирәнлегенә, кичке серле кояш баешларына сокланып, дөньядагы бар кешеләргә тынычлык һәм иминлек, бәхетле гомер, җитәкчеләргә зирәклек теләп, һәр яңа көнгә куанып яшисе килә. Яшәүдән, кеше гомереннән дә зуррак кыйммәт юк бу дөньяда.
Бу бураннар ник адаша икән?
Еллар микән әллә картая?
Әби чуагының күген каплап,
Уйный-уйный тышта кар ява...
Уйларыма тула буран, көлә-көлә,
Пыр тузгыта хисләр ташкынын.
Пәри кызы булып оча күңелем,
Кемне көтәм, кая ашкынам?
Яшьлегемме шулай дәшә миңа –
Ап-ак кышны, никтер, үз иткән?
Мин бит җылы җәйдә идем әле...
Янәсе лә,
Сиздермичә генә көз җиткән...
Син куркытма болай, Көз әфәнде!
Салкыннарың, беләм, ясалма –
Елмаюың төсле. Ялган уең белән
Хыялыма гына кагылма!
Мин бит әле яшәп туймаганмын,
Сөеп туймаганмын тормышны!
Ә син ашыгып бозга катырасың.
Ап-ак карлар ничек тырышты...
Матур көннәр алда булыр әле,
Уйнап кына ява тәүге кар...
Ләкин!
Салкын карның ярсып очуында
Әллә нинди шомлы сурәт бар...
Адашмасын иде бу бураннар,
Картаймасын еллар ашыгып!
Мин бит әле һаман җәй илендә ‒
Бәхет көтәм өзелеп, ашкынып...
Сезне яратып, Халисә Ширмән.
Рәхмәт, Халисә апа!