Рөстәм Нәбиев абыйсына кагылышлы борчуы хакында сөйләде
Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев гаиләсенә кагылышлы борчуы белән уртаклашты.
«Сезнең белән күптән элемтәгә кергәнем юк. Күпме вакыйгалар булды бу көннәрдә. Мин ангина белән чирләп алдым. Дәваландым, температурам югары булды. Бүген менә беренче тапкыр урамга чыктым.
Шулай ук минем туганнан туган абыемның хәлләре шәптән түгел. Ул – мине тәрбияләп үстергән апамның улы. Бүгенге көндә абыебыз махсус операция зонасында һәм аның турында бик үк яхшы булмаган хәбәрләр йөри. Без, барысы да яхшы төгәлләнер, дип өметләнәбез, тик бик борчылабыз», – дип аңлатты бу хакта Рөстәм.