4 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре
4 октябрьдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Төнлә һава температурасы 0..+5˚, көньяк һәм көнчыгыш районнарда урыны белән -3˚ градус салкын, көндез +10..+15˚ градус.
Үсүче ай, ай Балык йолдызлыгында.
Агач-куаклар кисү катгый тыела. Кышлыкка яшелчәләр, салкынга чыдам берьеллык һәм күпьеллык чәчәкләр утыртып калдырырга ярый. Бүлмә гөлләренә сыек ашламалар сибәргә була.