Мошенниклар кызларны туган көнгә бүләк белән алдый башлаган
SHOT телеграм-каналы мошенникларның яңа схемасы турында кисәтә. Аферистлар туган көне булган кызларга заказлар китерү хезмәтеннән шалтырата һәм якыннарыннан бүләкләр һәм чәчәкләр китерәчәкләрен хәбәр итә. Бу хакта «Вести» яза.
Каналда урнаштырылган мәгълүматларга караганда, мошенниклар кызларга иртәнге вакытта шалтырата һәм бүләкне китерү көнен билгеләргә тәкъдим итә. Алар бүләкнең кемнән икәнен әйтми – «сюрприз» дип җавап бирә. Кызлар, бернинди шикләнүсез, паспорт мәгълүматларын һәм адресын хәбәр итә.
Шуннан соң «бүләк китерүне раслау» өчен, код белән СМС килә. Кайберәүләр моның мошенниклар хәйләсе булуын аңлап өлгерә, ә икенчеләрнең банк картасындагы акчаларыннан җилләр исә.
Элегрәк мошенниклар россиялеләрне йортның гомуми мәсьәләләре буенча билгеләнгән кеше исеменнән шалтыратып алдый башлады. Алар йортта яшәүчеләрдән торак-коммуналь хуҗалык ихтыяҗлары өчен шәхси мәгълүматларын раслауларын сорый. Без йортта яшәүчеләрдән беркайчан да мондый мәгълүматлар җыймыйбыз, дип кисәтә бу кешеләр.