Татарстанда җылы ял көннәре көтелә
Киләсе ялларда Татарстанда +17 градуска кадәр җылы булыр дип фаразлана. Республикада яңгырлар көтелми. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
Россиянең Европа өлешенең зур җирендә һава торышын үзәге Санкт-Петербург өстендә булган антициклон формалаштыра. Татарстан исә аның көньяк-көнчыгыш перифериясендә – һава температурасының тәүлеклек амплитудасы зур булган коры һава массасында урнашкан. Алдагы 3 тәүлектә һава торышында зур үзгәрешләр булмый, явым-төшемнәр көтелми.
4 һәм 5 октябрь көннәрендә антициклонның көнбатыш перифериясе йогынтысында тотрыклы коры һава торышы сакланыр дип көтелә. Төнлә температура 0дән +5 градуска кадәр, кайбер урыннарда, бигрәк тә көньяк һәм көнчыгышта, 0дән –5 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава +11дән +17 градуска кадәр җылыначак.
РТ Гидрометеоүзәге фаразы буенча, киләсе атна башында атмосфера фронты якынлашу сәбәпле, кайбер урыннарда бераз яңгыр яварга мөмкин. Һава температурасы төнлә +2дән +7 градуска кадәр, көндез +10нан +15 градуска кадәр булачак.