Татьяна Голикова: Россиядә кешеләрнең 120 яшькә кадәр яшәрлек потенциалы бар
Россиялеләрнең 120 яшькә кадәр яшәрлек потенциалы бар. Бу хакта вице-премьер Татьяна Голикова «Сәламәт озын гомер медицинасы өчен» төбәк хәрәкәтен башлап җибәрүгә багышланган матбугат конференциясендә белдерде, дип яза «Российская газета».
Ул билгеләп үткәнчә, кешеләр төрлечә картая: берәүләр тизрәк, икенчеләр – акрынрак.
«Акрын картаючыларның инде хәзер үк 100-120 яшькә кадәр яшәрлек потенциалы бар», – диде ул.
Голикова, кайбер төбәкләрдә бүгенге көндә үк әлеге яшькә кадәр яшәүчеләр бар, дип игътибар итте.
Моннан тыш, аның сүзләренчә, Россиядә тиздән махсус панельләр һәм биомаркерлар барлыкка киләчәк, алар ярдәмендә кешенең биологик яшен билгеләргә мөмкин булачак. Шулай ук күзәнәкләр картаюны туктата торган препаратлар ясала, дип хәбәр итте Голикова.