Венера Шәмиева кызының никах туе булган – дулкынландыргыч видеолар
Танылган блогер Венера Шәмиева социаль челтәрдәге сәхифәсендә кызларын сорарга килүләре турында хәбәр иткән иде. Инде кызының никах туе да узган.
«Балаларның берсен Мәскәүдә укырга, ә икенчесен эшкә көткәнлектән, без, эшне озакка сузмыйча, аларны өйләндереп җибәрергә уйладык. Шулай итеп 5 көндә әзерләнеп, никах туе үткәреп, аларны илтеп тә куйдык», – дип, гаиләләрендәге шатлыклы вакыйга белән бүлешә блогер.
Никах туе видеоларында әти белән кыз биюен Венера Шәмиева Татарстанның һәм Россиянең халык җырчысы Винера Ганиева белән бик дулкынланып карап тора.