ru24.pro
Intertat.ru
Октябрь
2025
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Инфаркт булганчы берничә ел алдан күзәтелә торган билгеләр

0

Инфаркт яки инсульт кичергән һәр кешедә диярлек берничә ел алдан билгеле бер симптомнар күзәтелгән. Бу хакта чит ил табиблары хәбәр иткән, дип яза «Российская газета».

Америка Кушма Штатлары һәм Көньяк Корея белгечләре сөйләгәнчә, 9 миллионнан артык кешенең мәгълүматларын үз эченә алган масштаблы тикшеренү түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәткән: пациентларның 99 процентында өянәк булыр алдыннан ким дигәндә бер куркыныч билге күзәтелгән. Ешрак (10 кешенең 9ында), беренче сигнал булып, кан басымы күтәрелү торган.

«Тикшеренү нәтиҗәләре раслаганча, йөрәк авырулары кинәт кенә килеп чыкмый, өянәк сәламәтлеге белән сизелерлек проблемалары булмаган кешеләрдә булмый», – дип китерә белгечләрнең сүзләрен Daily Mail.

Тикшеренүдә катнашучыларның күбесендә инфарктка кадәр булган берничә симптом ачыкланган. Әлеге билгеләргә, кан басымы күтәрелүдән тыш, шулай ук канда шикәр һәм холестерин дәрәҗәсе югары булу керә.

«Табибларга, беренче чиратта, нәкъ менә әлеге проблемалар белән эшләргә кирәк», – дип ассызыклаган профессор Филип Гринланд.

Ел саен 18 миллионга якын кеше йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлә, дип өстәгән ул.

Моннан тыш, соңгы елларда 30-40 яшьлек кешеләр арасында йөрәк өянәге белән хастаханәгә эләгүчеләр саны арткан. Авыруга китерүче төп сәбәпләр арасында дөрес тукланмау, физик күнегүләр эшләмәү һәм күп стресс кичерү аталган.