Әби күчтәнәчкә алып килгән тозлы гөмбәне ашагач, ире дә, хатыны да үлгән
Бологое шәһәрендә яшәүче Марина һәм Алексей К. тозланган гөмбә ашап агуланган. 47 яшьлек ир-ат «ашыгыч ярдәм» машинасында хастаханәгә дә барып җитмичә, ә аның 43 яшьлек хатыны медицина учреждениесендә үлгән. Бу хакта «Аргументы и Факты» яза.
Тикшерү башланган, экспертиза, токсикологик анализлар ясала һәм үлем сәбәбе ачыклана.
Ир белән хатын 20 сентябрьдә агуланган. Аларның өлкән уллары армиядә, тагын 12 яшьлек кызлары бар. Кичке ашка Маринаның әнисе алып килгән тозланган гөреҗдә гөмбәләре банкасын ачканнар. Кызлары гөмбә ашаудан баш тарткан, бу – аның гомерен саклап калган.
Агулану билгеләре тиз генә барлыкка килми. Аннары да алар өйдә генә дәваланырга тырышып караган. 3 көннән соң ир белән хатынның хәле кискен начарланган, һәм туганнары «ашыгыч ярдәм» чакырткан. Алексей хастаханәгә барганда медиклар машинасында, аның хатыны реанимациядә үлгән.
Якынча мәгълүматлар буенча, банкага агулы гөмбә эләккән. Тәҗрибәле гөмбәчеләр, мондый хәл булырга мөмкин түгел, дип уйласа да, теоретик яктан бу – мөмкин. Билгеле бер үсеш фазасында аларны бутау ихтималы бар.
Гөмбәне Маринаның әнисе алып килгән, аңа җинаять җаваплылыгы янарга мөмкин. Әлегә тикшерү үткәрелә, өлкән яшьтәге хатын-кызны «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча гаепләргә мөмкиннәр.
Марина белән Алексейны 26 сентябрьдә җирләгәннәр. Кызлары хәзерге вакытта хастаханәдә ята, аның алга таба кем белән яшәячәге турындагы мәсьәлә хәл ителә. Кызның туганнары аны үзләренә алырга әзер булулары турында әйткән, диелә хәбәрдә.