ru24.pro
Intertat.ru
Октябрь
2025
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Луиза Закирова яңа эшкә урнашкан

0

Озак еллар ТНВ телеканалында алып баручы булып эшләгән Луиза Закирова Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының РR -бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнгән. Яңа вазифасында бүген университетта студентлар алдында чыгыш та ясаган. Бу хакта социаль челтәрләрдә «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең PR-директоры Ләйсән Сафина хәбәр итә.

«Луизаны яңа вазифасы белән котлыйм! Бу мега-шәп! Уңышлар сиңа!» – дип яза ул бергә төшкән фотоларын куеп.

Луиза Закирова «ТНВ»дан китүе хакында бу ел башында хәбәр иткән иде. «Мин китәм… 18 ел. 6570 көн. Ярты гомер. Ә бәлки, күбрәктер дә. Эш, кешеләр, ялгышулар, түбән төшүләр һәм күтәрелүләр турында нәрсә беләм – боларның барысына да «ТНВ»да өйрәндем. Әлеге телекомпания минем өем, университетым һәм көзгем иде. Мин биредә үземне эзли, таба һәм яңадан югалта идем. Хәзер китәргә карар кылдым», – дип язды ул.

  • «Мин бушлыкка китмим»: Луиза Закирова «ТНВ»дагы хезмәттәшләре белән саубуллашкан

Соңгы вакытта ул «Татар радиосы»нда эшләде.

Луизага яңа эшендә уңышлар телибез!