В төркеме витаминнары җитмәү: организмга ярдәм кирәк икәнен ничек аңларга?
Организмга В витамины җитешмәү хроник арыганлык, мускуллар зәгыйфьлеге, йокы бозылу һәм тән тиресе начарлануга китерергә мөмкин. Бу турыда РИА Новости Красногорск хастаханәсе табиб-терапевты Андрей Васильевка сылтама белән яза.
«Витаминнар җитешмәү билгеләре витамин төренә карап төрлечә булачак. Әмма гомуми билгеләр дә бар: хроник арыганлык һәм мускуллар зәгыйфьлеге, йокы бозылу, эмоциональ тотрыксызлык һәм тән тиресенең начараюы (кычыту, корылык). Күп очракта бу симптомнар бергәләп барлыкка килә», – диде Васильев.
Табиб билгеләп үткәнчә, В1 витамины җитмәгәндә баш авырту, хәрәкәт координациясе бозылу күзәтелергә мөмкин; В2 җитмәгәндә – яктылыкка сизгерлек, анемия, тиредә һәм лайлалы катламнарда ялкынсынулар барлыкка килә. В3 җитмәгәндә – дерматит һәм диарея, ә В5 җитмәгәндә, анорексия һәм эч авырту күзәтелергә мөмкин.
«В6 витамины җитмәү депрессив халәтләр, көзән җыеру һәм спазмнар, астма кискенләшү барлыкка китерергә мөмкин; В9 витамины җитмәү – мускуллар массасын югалту, күз алмасы саргаю; В12 витамины җитмәү – когнитив функцияләр һәм күрү начараю, эчәклек эшчәнлеге бозылу, тахикардия сәбәбе булырга мөмкин», – дип өстәде ул.
Васильев шулай ук искәрткәнчә, В төркеме витаминнары организмда үзлектән барлыкка килми, ә ризык аша гына керә: ит, йомырка, сөт, чикләвек, гөмбә, ярмалар һәм ашлыклар аша, диелә хәбәрдә.