ru24.pro
Intertat.ru
Октябрь
2025
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Мәктәптә дәресләрне иртәнге тугыздан башларга һәм биш көнлекне рәсми теркәргә телиләр

0

Мәктәптә дәресләрне 9.00 сәгатьтән башлау турында проектны Дәүләт Думасына керткәннәр. Бу турыда РИА Новости яза.

ЛДПР фракциясеннән Дәүләт Думасы депутатлары, партия лидеры Леонид Слуцкий җитәкчелегендә, дәресләрне иртәнге 9.00 сәгатьтә башларга һәм 5 көнлек уку атнасын закон нигезендә ныгытырга тәкъдим итүче закон проектын Думага кертте. Документ Думаның электрон базасында урнаштырылган.

Үзгәрешләрне «Россия Федерациясендә белем бирү турында»гы законның 13 нче маддәсенә кертергә тәкъдим ителә.

«Укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, иҗади үсешен һәм гаилә тәрбиясен тәэмин итү максатында, закон проекты белән 5 көнлек уку (эш) атнасын теркәү һәм дәресләрне иртәнге сәгать 9дан да иртәрәк башламауны билгеләү карала», – диелә аңлатма язмасында.

Моннан тыш, закон проекты ял һәм бәйрәм көннәрендә дәрестән тыш чаралар: мәдәни, спорт һәм тәрбияви эш-чаралар үткәрүне күздә тота. Әлеге чаралар уку планына кермәгән һәм стандарт дәрес форматында түгел, башкача оештырылачак, дип билгеләп үтелә.

РИА Новостига әлеге инициатива автордашы, Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты рәисе Сергей Леонов әйтүенчә, бүгенге көндә укучыларга йөкләнеш чынлап та бик зур.

«Укучылар мәктәп дәресләренә йөрергә тиеш, аннары, бигрәк тә өлкән сыйныфларда, күбесе өстәмә рәвештә репетиторлар белән шөгыльләнә. Өстәвенә, өй эшләрен әзерләү дә шактый вакыт ала, һәм балалар көненә 10-12 сәгать вакытын программа үзләштерүгә сарыф итәргә мәҗбүр», – дип ачыклык кертте ул.

Леонов фикеренчә, дәресләрне башлауны иртәнге 9 сәгатькә күчерү балаларга туйганчы йокларга мөмкинлек бирәчәк, ә ата-аналарга эшкә киткәнче балаларын тыныч кына мәктәпкә илтеп куярга ярдәм итәчәк.

«5 көнлек уку атнасына килгәндә: 6 көнлек булганда, нормаль гаилә ялларын планлаштыру мөмкин түгел, ә бер генә якшәмбе көне балаларга тулысынча тернәкләнү өчен җитми. Шуңа күрә ЛДПР программаны 5 көндә үзләштерү мөмкин дип саный. Инициативага карата тәнкыйть булачагы аңлашыла, әмма фактлар үзләре үк сөйли: мәктәп программасы артык йөкләнгән.

Анда элек югары уку йортларында өйрәнелгән темалар һәм бүлекләр дә кертелгән. Моның ни өчен кирәклеге аңлашылмый. Югары уку йортларында фәннәр күпкә җентекләбрәк һәм фәннирәк өйрәнелә, ә мәктәп укучыларына артык йөкләнеш бары тик комачаулый гына. Мәгариф системасын тәртипкә китерергә, артык фәннәрне һәм аңлауга кыен булган бүлекләрне чыгарырга кирәк», – дип йомгаклады ул.