Сиринә Зәйнетдиновадан мәгънәле җыр: «Иртән, ялгыш, күлмәгемнең тискәре ягын кидем...»
Сиринә Зәйнетдинова «Язмыш сыный» җырының премьерасын тәкъдим итте.
Яңа җырның авторлары – Зифа Нагаева һәм Илдар Ногманов.
Аны тыңлаучылар җырчының моңлы булуын да, җырның сүзләре мәгънәле икәнен дә искәрткән.
«Иртән, ялгыш, күлмәгемнең
Тискәре ягын кидем.
Салып, әйләндереп кидем,
Шатлыкка булсын, дидем.
Гел уң гына булмый ул,
Гел сул гына булмый ул.
Язмыш – кигән күлмәк түгел,
Салып ташлап булмый ул...»