«Әтием – беренче тәнкыйтьчем»: яшь җырчы Динар Шәрәфетдинов иҗаты, хыяллары турында
Әңгәмәбездә Динар белән аның балачак хыялларын, әтисе – Татарстанның талантлы җырчысы Дәниф Шәрәфетдиновның аңа ничек итеп йогынты ясавын, опера театры сәхнәсендәге беренче адымнарын һәм тормыш сәхифәсендә күңелгә кереп калган якты мизгелләрне барлап чыктык.
«Музыкадан баш тарта алмадым»
– Динар, интервью бирергә ризалашканың өчен рәхмәт. Иң гади сораудан башлыйк: синең өчен музыка – профессияме, яшәү рәвешеме?
– Музыка – хәзер инде минем профессиям. Әтиемнең ничек итеп җырлавын, эшләвен күреп үстем. Минем дә аның кебек буласым килде. Музыкадан башка яши алмам кебек тоелды. Профессиональ дәрәҗәдә җырларга өйрәнер өчен, 15 ел гомеремне сарыф иттем. Тырыштым, өйрәндем, үсеш кичердем.
Мәктәпне тәмамлагач, әти-әнием медицина юнәлешен сайлавымны теләде. Җитди профессия, акчалы эш, болай да гаиләдә инде бер музыкант бар, шуңа күрә мин дә «бу дөрес карар булыр» дип уйладым. Әмма музыкадан баш тарта алмадым.
– Башка юнәлешләр белән дә кызыксындыңмы?
– Казанда музыка колледжына укырга кергәч, аны тәмамлап, актерлык курсларына барырмын, дип уйладым. Мәсәлән, Мәскәүгә – ГИТИСка. Актер булу теләге дә зур иде, әмма тормышымда музыканың зур урын алып торганын аңлап алдым.
– Син – Шаляпин стипендиясе лауреаты, күп кенә конкурсларда гран-при яуладың. Елдан-ел зуррак үрләр яулый барасың. Җырчы булу ул – балачактан килгән хыялмы?
– Балачакта кондуктор яки рус теле укытучысы булырга хыялландым. 6 нчы класстан соң күченергә туры килде, һәм мин дә башка мәктәпкә күчтем, анда музыка мәктәбе дә бар иде. Бу – октябрь-ноябрь айлары, уку елы инде башланган вакыт. Тыңлауларга барырга кирәк дип, үҗәтлегемне җиктем. Музыка мәктәбе өчен мин өлкән яшьтә идем, хәтерлим, 1 нче класста кечкенә балалар белән бер парта артында утырып укыдым. Музыкада барысы да килеп чыга иде минем, шунлыктан музыка мәктәбен ташларга кирәкмәс, дип тәрбияләделәр.
Академик вокал бүлегендә укыдым, укытучым опера вокалын укытты. Берара, вокалны ташлап, гитарада уйнарга өйрәнү теләгем булды. Аннары ул уйдан кире кайттым, күндерделәр. Уйнарга өйрәнә алмас идем (елмая). Фортепиано дәресләренә йөрдем. Ничек булырга тиеш булган – барысы да бер-бер артлы тормышка ашты, дип кабул иттем. Мин «академик вокал» дип, беркайчан да хыялланмадым. Тормышымны инде башкача күрмим дә.
«Әтием – беренче һәм бердәнбер тәнкыйтьчем»
– Дәниф абый турында әйтмичә кала алмыйм, 2000 еллар башында ул «Бәйрәм» ансамбле солисты иде, Хәния апа Фәрхи белән бик күп концертлар куйган кеше. Аның үзенчәлекле тембрлы тавышын тамашачы әле дә аерып ала, чыгышларын көтеп торалар. Аның турында сөйлә әле, нинди әти ул? Хәзерге вакытта төрле шәһәрләрдә яшәсәгез дә, аралашып торасыздыр.
– Әтием – бик уникаль, киңкырлы кеше. Бер яктан ул кырыс та. Сеңлем дә, мин дә әтинең карашыннан курка идек. Икенче яктан, әгәр минем ни дә булса килеп чыкмаса, шул ук концертларда борчыла калсам, әти – миңа теләктәшлек белдерер өчен кирәкле сүзләр таба белгән бердәнбер кеше! Шуңа да мин язмышка рәхмәтлемен, әтием башлаган эшне дәвам итәм һәм һәрчак аңа таяна алам. Һәрвакытта да: «Ярый әле әтием музыкант булган, миңа киңәшләрен бирә ала. Ярый әле аранжировкалар белән шөгыльләнә, конкурс-концертларда катнашыр өчен, миңа тиз генә аранжировка эшләп бирә ала», – дим. Иҗатта мин аны чын профессионал дип саныйм. Әтием – беренче һәм бердәнбер тәнкыйтьчем. Ул миңа нәрсә, ничек икәнен төгәл, аңлаешлы итеп тәгаенләп әйтеп бирә ала. Гадәттә, мактамый, барысын да туры әйтә. Чөнки, үзе турында гел яхшы дип кенә уйлап йөрмәсен, дидер.
Әтиемне бик тә хөрмәт итәм, чөнки ул профессияне гаиләдән аера белә. Без, Аллаһка шөкер, беркайчан да бернәрсәгә мохтаҗ булмадык, һәрчак бөтен әйберебез бар иде. Балачагым да бик яхшы узды. Дөрес, мин кечкенә булганда, әти бик еш гастрольләрдә иде, шуңа күрә мин аны телевизордан гына күргән чаклар да булды. Төнлә кайта, иртән китә, ә без ул вакытта йоклый идек, күбесенчә әнием белән була идем.
Ул миңа үз үрнәгендә чын ир-атның һәм әти кешенең нинди булырга тиешлеген күрсәтте. Шуның өчен аңа рәхмәтлемен.
«Бәйрәм» ансамбле
– Димәк, Дәниф абый аранжировкалар ясау белән мәшгуль.
– Әйе, хәзер инде ишетеп аранжировкалар язарга өйрәнде. Авылга кайтканда да, системный блокны гына ала да, колакчыннар киеп, аранжировка ясый. Әтинең эшләргә теләге шулкадәр зур, мөмкинлекләре чикле булса да, тырышып эшли. Мин аңа сокланам.
«Бәйрәм» ансамбле
– Сәламәтлеге ничек?
– Бар да яхшы. Матбугатта язган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, ди үзе. Гомумән, кәефе дә әйбәт. Күзләре күрми, шуңа сәхнәгә дә бик чыгасы килми. Тамашачы күңелендә яхшы формада булган матур артист буларак истә каласы килә.
– Дәниф абыйга операция ясату өчен ярдәм иткән кешеләр булды, дип беләм.
– Әйе, аңа операция булды. Ярдәм иткән, битараф калмаган барлык кешегә дә рәхмәт, чөнки операцияләр кыйммәт иде. Шулай ук, уколлар кадап торабыз. Әмма, кызганыч, авыруы көчәйгән иде, һәм әлеге операцияләр без көткән нәтиҗәне бирмәде.
– Шулай да, җырлаганы бармы?
– Тавыш көчле чыксын өчен, күкрәк читлеге ачык, диафрагма иркен булырга тиеш. Әтинең ул бераз кысылган, шуңа тулы көченә җырларга комачаулый. Әмма ул өйдә җырлый, тавышы бик яхшы яңгырый. Сәхнәгә чыкканда яисә бәйрәм кичәләрендә чыгыш ясаганда дулкынланып та ала: «Кыяфәтем ничек, тавышым ничек?» – ди, шунлыктан, дулкынлану тавышында да сизелә. Ешрак җырласа, тавыш да гел тонуста була. Әмма әти еш җырларга яратмый, тавышы яхшы формада дип әйтә алам.
– Әниең Зәринә ханым укытучы булып эшли, дип беләм.
– Әйе, ул – логопед. Әни турында герой дип әйтергә яратам. Әтием кәҗәмөгез йолдызлыгында туган, артист та булгач, димәк, характеры да бар, русча «большое эго» диләр. Моңа түзәргә, барысын да җайлый белергә кирәк. Әнием нәкъ шундый сыйфатларга ия. Әни булганга күрә гаиләбез дус-тату. Өйгә сөенеп кайтасың, сиңа куркыныч янамый. Тамагым тук, өс – бөтен.
Әнием хореограф белгечлеген үзләштергән, Алабуга музыка колледжында укыган. Шунда әти белән танышканнар. Аннан соң Чаллыга күченгәннәр, гаилә корганнар. Әни хореограф булып эшли башлаган, аннан соң психолог белгечлеге буенча югары белем алган. Әнинең тагын югары белемнәре бар, ул белем алудан туктамый, аның укырга омтылышы, кызыксынуы зур. Белемнәрен тагын да тирәнәйтәсе, шәхес буларак үсеш кичерәсе килә. Бу яктан ул – зур молодец. Әтигә дә гомере буена ярдәм итеп, терәк-таяныч булып тора.
«Әтием «эстрада, шоу-бизнеска беркайчан да тыгылма» диде»
– Әти-әниең сине җырчы буларак хуплыймы?
– Җырчы булачагыма әтием «юк» дип, кырт кисте баштан. «Мин ул өлкәне беләм, шул мәктәптән уздым, беркайчан да анда барасы булма», – диде. Казан музыка колледжына укырга керәчәгем турында әйткәч тә, кырт кисеп, «юк һәм юк» дип әйтте. «Казанга барсаң, медицина юнәлешенә генә укырга керәсең, музыка юнәлешен сайлыйсың икән, үзеңне үзең кайгыртачаксың, бездән ярдәм сорама. Әгәр бик тә телисең икән, Чаллыдагы колледжга укырга кер», – диде. Консерватория Казанда урнашкан, ә минем бик тә югары белем аласым килде. Амбицияләр, яшьлек максимализмы белән, мин Казандагы Ильяс Әүхәдиев исемендәге музыка колледжына укырга керергә омтылдым.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Нәтиҗәдә, әтием барыбер миңа теләктәшлек белдерде, Казанга алып килделәр, торырга урын таптылар, акчалата ярдәм иттеләр. Ярдәмсез калмадым. Әмма әти соңгы мизгелгә кадәр минем музыкант, бигрәк тә вокалист булуыма каршы иде. Мин академик юнәлештә укыдым, анда – башкарак кагыйдәләр, кешеләре дә тәртиплерәк, шуңа да әти бу адымымны тыныч кабул итте. «Ә инде эстрада, шоу-бизнеска беркайчан да тыгылма», – диде. Әмма башкача була алмый, төрле юнәлешләрдә эшләргә туры килә, анда да, монда да чыгыш ясарга кирәк бит.
Әти-әнием уңышларыма сөенә. Читтән яхшырак күренә, диләр, мин тәнкыйтьне аңлап кабул итәм, ул минем өчен мөһим. Шуңа күрә алар әйткән сүзләргә колак салырга тырышам. Опера театрына эшкә кабул иткәннәренә дә шатландылар. Әтием дә, әнием дә горурланалар.
– Музыка колледжын тәмамлагач та Казан консерваториясен сайлагансың.
– Әйе, безне, колледжда укыганда ук, алга таба бары тик консерваториягә генә укырга керәчәксез дип, әзерләделәр. Йә инде берәр музыка учреждениясенә укытучы булып эшкә урнашасың. Ә минем амбицияләрем бар иде, сәхнәдә чыгыш ясыйсым, балкыйсым килде. Моның өчен инде профессиональлегеңне үстерергә, үзеңә дә үсеш кичерергә кирәк. Шуңа күрә консерваториягә укырга керү мөһим.
Әйтүемчә, Мәскәүдәге югары уку йортына да керергә теләгем бар иде, әмма әти-әнием анда кадәр җибәрергә риза булмады.
– Педагогларың, аерым алганда, Людмила Церковникова һәм Раида Ермохина, артист буларак формалашуыңда нинди роль уйнады?
– Музыка мәктәбендә иң беренче педагогым – Нәфисә Исхаковна Әхмәтшина. Ул – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Нәкъ менә Нәфисә Исхаковна миндә сәләтне күреп алды. Музыка мәктәбенә соң килсәм дә (ул вакытта миңа 13-14 яшь иде, ә беренче сыйныфка 7-8 яшьтә укырга керәләр), барыбер кабул итте. Конкурсларда катнашасым килгәндә, укытучым: «Юк, әлегә укы әле», – диде. Шулчак кәефем төште, китәргә микән әллә, дигән уйлар булды. Әмма бу – мөһим этап иде: мин төпле белем алдым, аннан соң Нәфисә Исхаковна төрле бәйгеләрдә катнаштыра башлады, миңа премияләр, төрле дипломнар бирделәр. Нәкъ менә ул миңа Казан дәүләт музыка колледжына Людмила Романовна Церковникова классына укырга керергә тәкъдим итте.
Шуннан минем чын профессиональ музыкаль тормышым башланды. Людмила Романовна иҗатта, шоу-бизнеста ниләр булуына карамастан, беркемгә дә борынны күтәреп карамаска, кеше булып калырга кирәклеген аңлатты. «Шул вакытта гына сиңа тартылачаклар», – диде.
Раида Игламовнаның мәктәбе – катгыйрак. Ул – Россиянең атказанган артисты, Екатеринбург дәүләт опера һәм балет театрында солист булып эшләгән. Раида Игламовна мине тагын да югары дәрәҗәгә күтәрде, бик зур вокаль база бирде. Шуңа күрә үсеш кичердем һәм дөрес юлдан барганымны аңладым.
Фото: Казан дәүләт консерваториясе матбугат хезмәте
– Консерваториянең опера студиясендә чыгыш ясау тәҗрибәң дә шактый. Шул дәвер эчендә синең өчен кайсы партия иң катлаулысы булды, ә кайсысы – иң яратканы?
– Иң катлаулысы – «Евгений Онегин» операсыннан Ленский партиясе. Бу – минем иң беренче җитди партиям. Гадәттә, консерваториядә без башка театрларда куелмаган милли әсәрләр башкарабыз. Аларны башкаруы җиңел, җайлы. Сюжеты да гадирәк. Ә Онегин – дөнья классикасы, аны башкару өчен зур тәҗрибә, күп белемнәр тупларга, актерлык осталыгы кирәк.
Яраткан партияләрдән – Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясе, чөнки татар музыкасын бик тә яратам. Сюжет, персонажлар искитмәле, музыкасы да кызыклы. Ролем дә ошый – күңелле, көлкеле рольләрне яратып башкарам.
– Актерлык һөнәренә дә кызыксыну булганлыгын әйтеп үткән идең. Уку йортында әлеге һөнәрнең үзенчәлекләренә төшенгәнсеңдер?
– Актерлык осталыгы дәресләре булды, әлбәттә. Безнең белән режиссерлар, сөйләм буенча педагоглар эшләде.
Опера һәм балет театрына эшкә урнашу турында: «Минем өчен аерым тыңлаулар уздырдылар»
– Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә дебют ясау – мөһим вакыйга булгандыр.
– Опера һәм балет театры сәхнәсенә чыкканда солист түгел идем әле, бер солистны алмаштырырга туры килде. Нинди партия, нинди опера икәнен белмәдем, «әйе» дип, ризалыгымны бирдем. Зур булмаган партия иде. Өйрәнеп чыктым.
Аннан соң мине театрның директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов күреп алды. Барысын да сорашты. Бу вакытта консерваториянең дүртенче курсында укыйм, бишенче курска күчәргә тиеш идем. «Җәен синең өчен тыңлаулар уздырабыз, әйдә», – диде. Бу сүзләрдән соң күзләрем ялтырап китте. Театрга инде күптәннән беркемне дә кабул итмәгәннәр, ә монда аерым минем өчен тыңлаулар уздыралар! Тыңлаулар уздырыр өчен, тулы оркестрны җыйдылар.
Тыңлаулар булды. Кабул иттеләр. «Трудовоең белән кил», – диделәр. Бу – тормышымда иң бәхетле мизгелләрнең берсе булгандыр.
Музыка мәктәбе, музыка колледжы һәм консерваториядә шундый яшерен кагыйдә бар: укыганнан соң иҗатыңның иң югары ноктасы – театрда солист булып эшләү. Студентларның 90 проценты театрда җырларга хыяллана. Миңа бәхет елмайды дип саныйм: туган шәһәремдәге театрга эшкә урнаша алдым. Казан минем өчен туган шәһәремә әйләнде.
Консерваториягә ассистентурага укырга кердем. Тынычлап укып бетереп, дипломнарымны алып, театрда эшли алам. Мин моны уникаль мөмкинлек дип исәплим.
– Ә дебют?
– Дебют бөтен гомергә исемдә калды. Опера һәм балет театрында бөтенләй башка аудитория – Зур концертлар залындагы аудиториядән аерыла. Зур концертлар залына безне беренче курстан белгән апа-абыйлар килә, без аларның күз алдында үсәбез, без аларга балалары кебек. Опера студиясендә хата-ялгышлар китә икән, күзләрен йомалар, безне «үзебезнең кешеләр» дип кабул итәләр.
Ә театр сәхнәсендә инде сиңа төбәлеп карыйлар, анда музыканы яхшы аңлаган, профессионал музыкантлар утыра. Оркестрда гына да күпме профессионал музыкант! Италия, Россиянең башка төбәкләре – Питер, Мәскәүдән чакырылган дирижерлар белән эшлисең... Опера театры хорында да профессионал музыкантлар чыгыш ясый, алар инде күп еллар хезмәт куя һәм бигрәк тә яңа кешегә «кем килде икән» дип, сынап-сынап карыйлар. Шуңа күрә борчылмый чара юк.
Сәхнәгә кайчан һәм кайдан чыгарга кирәклеген аңлар өчен, оркестр белән репетиция ясап карыйсың, костюмнарны киеп карыйсың.
– «Травиата» операсында беренче тапкыр чыгыш ясагач, нинди тәэсирләр калды?
– Коточкыч! Елыйсым килде. Спектакль бара. Менә хәзер-хәзер чыгарга кирәклеген аңлыйсың, ә син чыга алмыйсың... Үз-үзеңне «чык әйдә, чык әйдә» дип, күндерәсең. Сәхнәгә чыгасың. Сиңа шулкадәр кеше карап тора, прожекторларның уты күзләрне чагылдыра. Микрофонсыз җырлый башлыйсың. Театр акустикасына ияләшмәгәнгә күрә оркестрны, үзеңнең җырлаганыңны ишетмисең. Залда тавышың ишетеләме-юкмы, тавышыңның көче җитәме-юкмы икәнен аңлап бетерә алмыйсың. Текстны онытмаска тырышасың, әле анысы да итальян телендә!
Ритм, музыка төгәл булырга тиеш. Шушы партияне башкаруымны тамашачылар имтихан кебек кабул итә. Шул вакытта киләчәкне үзеңне ничек итеп күрсәтүеңнән торганын аңлыйсың. Көлкегә каласың икән, бетте, театрга юл ябыла.
Репетицияләрдә куркыныч булып тоелса да, спектакль вакытында инде кирегә юл булмавын аңлыйсың. Сәхнәгә чыгып, хәлеңнән килгәннең барысын да эшлисең. Ә инде сәхнәгә чыгып, партияңне башкарып чыгасың икән – яңадан дөньяга туган кебек буласың. Чыннан торып үзеңнең опера һәм балет театры солисты булуыңа төшенәсең. Менә шуннан син тагын да уянып китеп, үсеш кичерә башлыйсың. Бу халәтне дөрес итеп тасвирлап бетерә алмам кебек. Ниндидер могҗиза кебек бу.
«Әтинең җырларына яңа сулыш өрәсе килә»
– Сәхнәгә чыгар алдыннан дулкынлануны ничек җиңәсең?
– «Бисмилла» әйтеп чыгам. Сәхнә артында үзеңнең чыгасыңны көтеп басып торганда куркыныч. Моның белән берничек тә көрәшеп булмый. Никадәр күбрәк чыгыш ясыйсың – шулкадәр тынычрак карый башлыйсың. Гадәткә бәйле. Әсәрне энәсеннән алып җебенә кадәр өйрәндең икән, тыныч буласың. Әмма еш кына: «Берсекөнгә концерт, 4 җыр җырларсың әле», – диләр. Бер төн эчендә 4 җыр өйрәнәсең. Бу очракта борчылмыйча калмыйсың. Сәхнәгә чыккач дулкынлану хисе артта кала. Саф күңел, салкын акыл белән чыгыш ясыйм. Чыгыш ясап, сәхнә артына кергәч, дулкынлану хисе кире кайта.
– Синең төрле аудиторияләрдә, әйтик, Казаннан тыш та чыгыш ясаганың бар. Шартлы рәвештә татар һәм рус аудиторияләре аерыламы?
– Татарстанда менталитет шундыйдыр, бәлки, мондагы тамашачы үзен тыйнаграк тота. Мәсәлән, бу – алкышлаганда, «Браво» дип кычкырып әйтүдә сизелә. Спектакль тәмам булып, социаль челтәрләрдә күп итеп мактау сүзләре яза башлыйлар. Безнең аудитория, күрәсең, шулай тәрбияләнгәндер.
Рус яки чит ил аудиториясе үзләрен тыеп тормый, мактау сүзләрен шундук кычкырып әйтәләр, шатлануларын яшермиләр, озаклап алкышлыйлар.
– Татарстанда татар классик җырлары белән күбрәк кызыксына башладылар кебек. Татар операларыннан өзекләр дә куела, шәхсән сиңа татар операларында катнашу, җырлау ошыймы? Нинди операларда даими җырлар идең?
– Татар операларында бик теләп катнашам, бик ошатам. Музыкаль комедиядән аермалы буларак, операда тавышның чыдам булуы таләп ителә. Татар мелодикасының төзелеше катлаулы, гомумән алганда, җырларга җиңел түгел. Рус, чит ил, итальян музыкаль әсәрләре грамоталы төзелгән, шуңа күрә аны башкаруы да җайлы. Татар музыкасы пентатоникага нигезләнгән, кайчак аны башкаруы җиңелләрдән түгел. Мәсәлән, Эльмир Низамов музыкасы искитмәле, ләкин кайчак минем өчен аны башкаруы авыр бирелә. Резеда Ахиярованың «Шагыйрь мәхәббәте» дигән искиткеч операсы бар, мин әлеге операда Тукай партиясен башкарырга теләр идем. Нәҗип Җиһановның «Җәлил» операсы шулай ук катлаулы тенорлар өчен язылган. Аны да башкарып чыгар өчен ныклы тавыш кирәк. Ә минем тавышым – лирик тенор. Шуңа да әле миңа андый партияне башкару иртәрәк, әмма теләгем бар.
Римский-Корсаковның «Царская невеста» операсыннан Лыков партиясен, Чайковскиның «Евгений Онегин» операсыннан Ленский партиясен, Гаэтано Доницеттиның «Любовный напиток» операсыннан Неморино партиясен, Джакомо Пуччининың «Турандот» операсыннан Калаф партиясен башкарыр идем. Болар – дөньяда иң популяр, танылган опералар булып санала.
– Вокал сәнгатендә татар башкаручылары арасында яки дөнья сәхнәсендә кумирларың бармы?
– Николай Гедда, Лучано Паворотти, Хосе Каррерас, Пласидо Доминго, Алексей Татаринцев. Татар эстрадасыннан Ришат Төхвәтуллин һ.б.
– Татар эстрадасында да җырларга теләгең юкмы? Винера Ганиева, Артур Исламов, әйтик, операда да, эстраданы да җырлыйлар. Бәлки, үз проектың турында хыялланасыңдыр?
– Теләгем бар. Моның өчен бик күп вакыт, чыгымнар тотарга кирәк. Беренчедән, җырлар язу, яздыру мөһим. Җырларны эшкәртергә – аранжировка ясатырга, проектлар эшләү таләп ителә. Динә Маратовна (Динә Гәрәева – Татарстан Мәдәният министрлыгында Җыелма анализ һәм мониторинг бүлеге мөдире - авт.) бу өлкәдә ярдәм итәргә тәкъдим итте, тиздән ни дә булса эшләрбез, дип өметләнәм. Әти башкарган җырларга яңа сулыш өрербез дип уйлыйм, чөнки ул җырларны аннан башка беркем дә җырламый. Җырларның алга таба да яңа форматта чыгуын, яшәвен телим. Якын арада шул эш белән шөгыльләнергә исәбем бар.
«Һәрчак тамашачы күзендә буласың килсә, нәрсәне дә булса корбан итәргә туры килә»
– Профессиональ «нагрузка» һәм шәхси тормыш арасында баланс бармы? Чөнки кем өчендер шәхси тормыш мөһим.
– Балансны табуы җиңел түгел. Гаилә беренче урында булырга тиеш, дип, үзем дә шундый гаиләдә тәрбияләндем. Консерваториягә укырга кергән вакытта, минем өчен югары уку йорты мөһимрәк иде, бөтен көчемне укуга юнәлдерергә тырыштым. Артист буларак барлык куйган максатларга ирешеп бетә алмавымны аңладым. Хәзерге вакытта минем өчен – үз-үземне тәэмин итә алырлык дәрәҗәдә, тамашачының мине артист буларак таный башлау дәрәҗәсенә җитү.
Гомумән, артист өчен карьера һәм гаиләне бертигез дәрәҗәдә тотуы кыен. Ә болай, әти һәм әнинең үрнәгеннән чыгып караганда, мин гаиләдә артист булган тормышны бик яхшы беләм. 1-2 ел әни генә тәрбияләде, дип әйтә алам, чөнки әти безнең белән өйдә булырга бик теләсә дә, һәрчак гастрольләрдә иде. Эшең шул булгач, котыла алмыйсың. Икесен берьюлы алып баруы авыр. Һәрчак тамашачы күзендә буласың килә икән, нәрсәне дә булса корбан итәргә туры килә.
– Музыкадан тыш нәрсә илһамландыра? Сине ял иттерә торган хоббилар бармы?
– Хоббига бөтенләй вакыт калмый. Вакытым булса, миңа бары тик тынлык кирәк. Минем өчен йокыны туйдыру мөһим. Күңелемә табигать якын. Походка барырга, сәяхәт итәргә яратам. Хобби әлеге дә баягы иҗат белән бәйле. Мөмкинлек булганда, театрларга барам. Рузил Гатин кебек, төрле театрларда тыңлауларга барып карыйсы килә. Чит ил театрларында да чыгыш ясарга хыялым бар, чыгыш ясау мөмкинлеге булса, андагы тамашачы да мине белер иде. Ягъни минем хыялым – Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера театрында эшләп, шул ук вакытта бөтен театрлар белән хезмәттәшлек итү.
«Вокалист өчен тормыш юлында иң дөрес юл – белем алу»
– Хәзерге вакытта Казан дәүләт консерваториясендә укуыңны дәвам итәсең, әйеме?
– Ассистентурада укыйм, тагын 2 ел укыйсы калды. Аны да тәмамлагач, югары уку йортларында укыта алачакмын. Әйтик, консерваториядә. Шулай ук, «югары категорияле артист» дигән квалификация бирелә дип беләм.
Гомумән, вокалист өчен тормыш юлында иң дөрес юл – белем алу. Шуңа күрә мөмкинлек булганда укырга тырышам. Һәм бер урында гына тукталып каласым килми, белемнәрне тирәнәйтәсем, мастер-классларга барасым килә. Минемчә, кеше гомере буена белем алырга тиеш. Ниндидер яңалыклар, яңа юнәлешләр барлыкка килә, заман белән бергә атларга, артта калмаска кирәк.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
– Казан дәүләт консерваториясе турында фикерең нинди? Аны иң көчле вокал мәктәбе дип атыйлар.
– Безнең консерватория турында күп сөйлиләр. Казан музыка колледжында укыган дусларым хәзерге вакытта Санкт-Петербург, Мәскәү дәүләт консерваторияләрендә укыйлар. Алар фикеренчә, Питер һәм Мәскәүдә иң моңлы җырлаучылар – Казаннан чыккан кешеләр.
Үземнең дә, кызыксынып, төрле конкурслардан язмаларны караганым булды. Чыннан да, безнең вокал мәктәбенең дәрәҗәсе югары икәнлегенә инанам. Бездә искитмәле яхшы педагогларыбыз бар, алар – кайчандыр опера һәм балет театрларында солист булган кешеләр һәм солистларны ничек итеп үстерергә кирәклеген беләләр. Чөнки Салих Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында яки башка камера залларында җырлау ул – бер, 60 кешедән торган оркестр, хор белән бергә җырлау өчен бөтенләй башка кагыйдәләр, алымнар кирәк. Минемчә, шушы юнәлештә җырчыларны югары дәрәҗәдә әзерләү ягыннан безнең консерваториянең роле зур.
- Динар Дәниф улы Шәрәфетдинов – тенор, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры артисты. Чаллыда туган. 2020 елда Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка колледжын (Людмила Церковникова классы), 2025 елда Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (доцент Раида Ермохина классы) тәмамлаган.
- Динар Шәрәфетдинов – күп кенә фестивальләр һәм конкурслар лауреаты («Созвездие-Йолдызлык» фестивале, Федор Шаляпин исемендәге Республика фестивале, Рәшит Ваһапов исемендәге Татар җыры фестивале), шулай ук Татарстан Республикасы Президенты премиясе иясе. Яшь җырчы Татар дәүләт филармониясе каршындагы Татарстан Джаз-оркестры, Ринат Халитов җитәкчелегендәге «Татарика» оркестры белән чыгыш ясый, шулай ук консерваториянең опера студиясе постановкаларында катнаша.
- 2024 елның сентябрендә, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы боерыгы белән, Динар Шәрәфетдинов Федор Шаляпин исемендәге стипендия иясе булды.