ru24.pro
Intertat.ru
Октябрь
2025
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Коточкыч фаҗига: бер фатирда яшь хатын-кыз, ике нәни бала мәете тапканнар

0

Ульяновск шәһәрендәге бер фатирда яшь хатын-кыз, 4 һәм 5 яшьлек ике бала мәете табылган. Бу турыда РИА Новости хокук саклау органнарындагы чыганагына сылтама белән хәбәр итте.

Моңа кадәр биредәге телеграм-каналлар «Киев бульварындагы йортта әнисе белән ике нәни баланы үтергәннәр», дигән хәбәр тараткан иде.

РИА Новости чыганагы әлеге хәбәрләрне шәрехләгән. «Фатирда (Ульяновскида) яшь хатын-кыз, 4 һәм 5 яшьлек балигъ булмаган ике бала мәете табылган. Урында тикшерүчеләр эшли», – дигән ул.

Соңрак Россия Тикшерү комитетының Ульяновск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, мәетләрне әби кеше тапкан. Ул бүген төштән соң оныкларын күрергә килгән булган. Фатирда 27 яшьлек килене һәм ике оныгы мәетен күргән. Аларда көч кулланып үтерү билгеләре булган.

Тикшерү башланган. Әлеге җинаятькә мәрхүмнәрнең якын туганының катнашы булу ихтималы тикшерелә, диелә хәбәрдә.