«Борчу, сынау килде миңа, дусларым»: Лилия Муллагалиева җитди авырый
Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева телеграм-каналында яман шеш белән авыруы турында сөйләде.
«Хәерле көн барчагызга! Минем белән һәрдаим булган тамашачым. Мин һәрвакыт сезнең белән ачыктан-ачык бөтен тормышымны күрсәтеп, сәхнәдәме мин, шәхси тормышымдамы гел сезнең белән хәбәрдар булдым.
Шатлык-куаныч та, борчу-мәшәкать тә - барысы да шушында язылып бара. Бергә балаларны күтәрдек, якты дөньяга тудырдык, бергә концертлар куйдык, яңа җырларны да ишетүче халкым сез.
Сәяхәттә йөргәндә дә мин сезнең белән, кемгәдер ярдәм кирәк булса да без бергә! Кыскасы, минем тормышым сезнең күз алдында бара. Шулай булгач шатлыкны уртаклашу гына түгел борчу-кайгымны да сезгә әйтергә тиешмендер дип уйлыйм.
Борчу, сынау килде миңа, дусларым. Уйламаган җирдән теге өч хәрефле каһәр суккан авыру мине дә эләктереп алды.
Даими рәвештә анализлар биреп, УЗИлар үтеп торсам да, щитовидкама бервакытта да УЗИ ясатканым булмады. Гармоннарга анализлар бирүен бирә идем. Ул анализлар арасында антителалар югары булуына әлләни игътибар итмәгәнмен… Шулай бер көнне берьюлы бөтен органны тикшергәндә, УЗИ ясауны иң беренче щитовидкадан башларга булдылар. УЗИ ясаучы апаның күзләреннән минем анда нәрсәдер бар икәнен аңларга була иде. Ул, озак кына караганнан соң, сул якта төерләр булуын әйтте һәм, тиз арада биопсия бирергә дип, эндокринолог-онкологка юнәлтте. Бу – апрель ахыры иде.
Мин РКОДка барып анализ бирдем. Аннары май бәйрәмнәре, яллар җитте. Бер генә дә шигем булмады, үземдә үзгәрешләр тоймадым, дисәм, берничә тапкыр кан йөгергән кебек була иде. 10 май көнне миңа результатны әйттеләр. Мин башта ышанмадым, аннары җебедем, ишелеп-ишелеп утырып еладым.
Әйтәләр бит, бөтен гомерем күз алдымнан үтте дип, минем дә шулай бар тормышым күз алдыннан узды... Балалар, әле аларның миңа мохтаҗ булулары, эх, күңелнең әрнүе… Әйтеп тә, сөйләп тә, язып та бетерә торган түгел. Аллаһым берегезгә дә бу хәлдә калырга язмасын!
Нәселебездә рак белән авыртучы юк, бу чир бездән ерак, дип уйлап йөри идем бит мин. Бу чир чыннан да яман, ахыры бер әйбер белән төгәлләнә, бар да бетте – шушының белән шулмени? Шундый сораулар башта кайный башлады.
Шулай итеп, мин кара кайгыга баттым, ләкин сиздермәдем, тырыштым.
Рәхмәт Чулпанга (дустым), ул мине тиз генә үз аңыма китерде. Юатты, ышанычны югалтмаска, ашыкмаска, алга таба тикшеренергә киңәш бирде. Иң мөһиме – ул минем баш миемне чистартты. Бөтен нәрсә – уйдан, үз-үзеңә ышанудан, көчле бул, дип киңәш итте.
14 майга операциягә яздылар. Башта ризалык белдергән идем, аннары, каршы килеп, ашыкмаска уйладым. Үз-үземне тынычландырырга тырыштым. Бар җиргә бардым, җырладым, Чулпанның киңәше белән психосоматика белән шөгыльләнүчегә бардым. Аңа да зур рәхмәт. Ул да миңа файдалы киңәшләр бирде.
Җәй башы, Сабантуйлары, көн дә ниндидер планнар, балалар, гаилә... Тик бер генә уйламаган көнем булмады. Инде Аллаһка тапшырып, барысын кабул иттем, алга таба яшәргә, тикшеренеп торырга һәм операциядән котылып булмавын аңладым.
Онкодиспансерга барган саен кешеләр таный, сорый, кызыксына башладылар, үземә язалар. Күңелемнең төрле хәләтендә мин аларның кайберләренә дөресен әйттем, кайберләренә алдадым.
Ай саен тикшеренеп тордым, 3 тапкыр цитологияне тикшерттем. Ни кызганыч, һәркайсында яман шеш булуы дәлилләнде. Ничек булса да иҗатта булдым, тапшырулар төшердек, җырлар яздырдым, тик һәр җырны җырлаганда, югары ноталарны авыр алынуын сиздем...
Минем операциядән баш тартуым – ул тавышсыз калырмын дигән курку хисе белән дә бәйле. Нерв күзәнәкләре, связкаларның щитовидкага якын булуы куркыта. Баштарак, Казанда ясатырмын, дигән планнар белән йөрдем. Аннары Санкт-Петербургны белешә башладым.
Инде менә, дуслар, мин, Аллаһка тапшырып, Питерга юл тоттым. Барсы да яхшы булыр, дигән уйлар белән очам.
Белмәгән-күрмәгән мең бәләдән котылган, диләрме әле. Мин инде үз кайгымны сезгә ничек бар – шулай сөйләдем. Белмәгән булсагыз, бәлки, минем өчен борчылмас идегез дә бит, әмма сезнең догалар, яхшы теләкләр, сездән энергия миңа бик кирәк. Сез мине югалтмагыз, яме! Әле минем җырлыйсы җырлар, куясы концертлар, эшлисе изге эшләр күп булсын!
Әткәй әйтмешли, «тормыш – көрәш». Язмыштан узмыш юк. Барсы да узгычы булсын», – дип язган ул.
Лилия Муллагалиеваның язылучылары теләкләрен калдырганнар.
«Лилия, Аллаһ ярдәменнән ташламасын! Бар да яхшы булачак», – дип теләгән журналист Алсу Исмәгыйлева.
«Лилия дустым! Бар да яхшы булачак! Аллаһ синең белән! Барысы да яхшы тәмамланачак. Синең кебек якты кешеләр алай төшенкелеккә бирелергә тиеш түгел», – дип яза Чулпан исемле язылучы.
«Лилия апа, ну-ка, үзеңне кулга ал әле, син бит татар эстрадасында минем иң якты йолдызым, чибәрем. Бернинди әшәке уйлар башыңа килмәсен! Ышаныч, йөрәгеннән бу сүзне алып ташлама! Мин сине бик яратам, хөрмәт итәм, минем Лилиям дип йөртәм. Бар да яхшы булачак, Аллаһ бирсә», – ди Лилия исемле язылучы.
«Ялгыш кына ачкан идем, әллә нишләп киттем. Юк, Лилия, син җиңәчәксең, яныңда синең яраткан балаларың, ирең, туганнарың, тамашачылар, дуслар бар. Бирешмә, начар уйларны үзеңнән алып ташла, син әле яшь, син әле балаларыңа кирәк. Бар да әйбәт булыр, ышан һәм өмет ит. Аллаһ үзе терелтер. Насыйп булсын», – дип тели Лилия Мингулова исемле язылучы.