ru24.pro
Intertat.ru
Октябрь
2025
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Өлкәннәр көненә нинди түләүләр бар?

0

Дәүләт Думасының Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов Өлкәннәр көненә түләүләр турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Быел федераль дәрәҗәдә Өлкәннәр көненә бер тапкыр бирелә торган түләүләр каралмаса да, кайбер субъектлар аларны төбәк бюджетларына керткән һәм бер мәртәбә бирелә торган түләүләр билгеләгән», – диде ул.

Депутат әйтүенчә, матди ярдәм шартлары һәм күләмнәре төбәкләрнең икътисади мөмкинлекләренә һәм гамәлдәге социаль программаларга бәйле. Аерым алганда, быел ул Ненец автономияле округында, Ямалда, Приморье, Ярославль, Рязань һәм Чиләбе өлкәләрендә каралган.

Мәскәүдә өлкән яшьтәге кешеләр махсус түләүләр алмаячак, чөнки алар аерым ярдәм программалары кысаларында бүленә, һәм кайбер очракларда автомат рәвештә айлык пенсияләр хисабына күчерелә.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, төбәкләр пенсионерларны котлауга еш кына иганәчеләр һәм хәйрия оешмаларын җәлеп итә.

«Әлбәттә, өлкән яшьтәге гражданнар кебек категорияләргә ярдәм өзлексез булырга һәм профильле дәүләт программалары кысалары белән генә чикләнмәскә тиеш», – диде ул.

Депутат, бюджет потенциалына карап, махсус бәйрәмнәргә массакүләм өстәмә түләүләр кертергә тәкъдим итте, мәсәлән, Җиңү көненә. Өлкән буынга ярдәм күрсәтүнең теләсә нинди мөмкинлегеннән файдаланырга кирәк, дип өстәде ул.