«Җитә. Аларның әнисе дә бар бит» – Руслан Кираметдинов балаларына күпме акча биргән?
Җырчыларның концертларына йөреп, репортажлар ясаучы блогер Олеся Лесная Руслан Кираметдиновның быелгы беренче «сольный» концертында булган. Блогер, һәрвакыттагыча, Русланга уңайсыз сораулар биргән. Әмма җырчы алардан югалып калганга охшамый.
Руслан, хәлләр?
Әйбәт.
Чирлим, ди менә.
Салкын тигән.
Кичә салкын сыра эчкән менә.
Әйе, юк, хәзер эчмим бит инде.
Хәзер эчмисең, да?
Юк булды, бетте, җитәр. Безнең инде болай да лыкынып эчкән юк.
Чамасын белеп инде, әйеме?
Әйе, да.
Руслан концертларың башланды инде. Былтыр синең «УНИКС»та 2 көн иде концертың. Быел 1 генә көнгә «Чулпан»га килгәнсең. Эконом режимга күчтеңме?
«УНИКС» безнең февральдә. Уйладык та, әй, минәйтәм, әйдә, бәләкәйрәк залдан башлыйк, дип килдек. «Чулпан» мәдәният сараен алдык.
Әлегә иске җырлар булачак синең, әйеме?
Иске җырлар, әйе.
Бер социаль челтәрдә синең концерт программаңны иң начары дип язганнар иде. Син килешәсеңме?
Берничек тә алай була алмый. Ул язган кеше көнләшеп язгандыр инде.
Нишләп шулай язалар?
Күп артистлар турында теләсә нәрсә язалар. Шуңа күрә мин бер дә аптырамыйм. Концерт программасы начар булса, без халык җыя алмас идек.
Синең концертлар, барыбер, яшьләр өчен түгел ул, әйеме? Олы кешеләр йөри синең концертларга.
Мин «дискотечный» малай түгел бит, сикереп бии торган.
«Мәтрүшкәләр» булды бит әле.
«Мәтрүшкәләр» – исключение.
Соңгы вакытта синдә хайп күренми.
Хайплана торган кешеме инде мин? Әйт әле, нәрсәдә хайп тотканым бар?
Ну, барыбер, элекке мөнәсәбәтләреңә карата булгалады бит инде.
Ну, нәрсә куйдым соң мин? Гомергә мине гаеплиләр.
Руслан, син – әүлия инде...
Уку елы башланды бит инде. Уку кирәк-яраклары хәзер бик кыйммәт тора. Быел балаларны мәктәпкә әзерләү күпмегә төште?
Минем тарафтан – 30 мең.
30 мең җибәрдең, әйеме? Җитә дип уйлыйсыңмы?
Җитә, конечно. Мин генә түгел, аларның әниләре дә бар бит.
Хәзер акча бирә башладыңмыни?
Минем аларны беркайчан да акча белән кире борганым юк. Мин аңарга акча бирмим, балалар үзләре сораса, турыга бирәм, гомергә шулай булды. Әкият сөйләп утырмасыннар «Руслан акча бирми» дип.
Эстрадада хатын-кыз җырчылардан секс-символ дип кемне әйтер идең?
Минем өчен секс-символ юк, татар эстрадасында да, рус эстрадасында да.
Бәлки, ирләр?
Юк, ирләр дә түгел.
Хотя бы Ильмираны әйтерсең дип уйлаган идем.
Син әйттең бит инде, ярар.