ru24.pro
Intertat.ru
Сентябрь
2025

Салават Миңнеханов: «Машинаны алмаштыргач, хатынны да алмаштырырга теләрмен, дип куркам»

0

Салават Миңнеханов яңа машина сатып алган. «Яңа атлы» булырга аны хатыны Гүзәлем күндергән.

«Бу машинага 12 ел бит инде, алмаштыр инде, дидем. Ә хәзер әнә ни сөйли», – дип шаян видео куйган Гүзәлем.

«Алмаштыр, алмаштыр», – ди Гүзәлем. Хәзер машинаны алмаштырсам, гадәткә кереп китеп, хатынны да алмаштырырга теләрмен, дип куркам. Аппетит ашаган вакытта килә. Мин сиңа әйттем», – ди Салават, яңа машинасы янында бөтерелеп.