ru24.pro
Intertat.ru
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30

Рөстәм Нәбиев Газмановның трендын кабатлаган

0

Социаль челтәрләрдә «Танцуй как Газманов» дигән челлендж бара. 74 яшьлек җырчы Олег Газмановның сокланырлык хәрәкәтләрен ата белән кыз, ир белән хатын, төрле коллективлар да кабатлый. Җырчы Иркә дә төркеме белән бу трендта катнашкан иде.

Күпләр өлкән яшьтәге Россия җырчының шундый хәрәкәтләр ясый алуына соклана. Бу челленджда Уфа блогеры, ике аяксыз Рөстәм Нәбиев та катнашырга булган.

«Бу трендта синең һәм Газмановның гына тез буыннары авыртмый бугай», «Бу трендны яхшырак башкаручы булмаячак», «Юмор хисле кеше», «Бу трендта җиңүче – Рөстәм» кебек бихисап комментарийлар һәм «ут» билгеләре калдырганнар.