«Җамагат учагы» иҗади гаиләләр концерты: «Кызык булыр, дип башлап, 12 ел бергә яшибез»
«Җамагат» ул керәшеннәрдә «гаилә» дигәнне аңлата. Элек-электән ир белән хатын бер-берсен, матур итеп, «җамагатым» дип атап йөрткән», – дип аңлатты концертны алып баручы Евгений Максимов.
Концертта барлыгы 8 гаилә чыгыш ясады. Һәр гаилә сәхнәгә чыгар алдыннан алар турында кыскача мәгълүмат бирелде: кайсы яктан килгәннәр, нинди уңышлары һәм кызыксынулары бар, ничә ел бергә гомер итәләр.
Новиковлар гореф-гадәтләрне җыр аша саклый
Иң беренче булып сәхнәгә Новиковлар гаиләсе чыкты. Абыйлы-энеле Игнат һәм Сергей Новиковлар концертка хатыннары белән килгәннәр. Игнат Новиков хатыны Мария белән 42 ел, ә Сергей тормыш иптәше Лидия белән 33 ел бергә гомер итә. Берсе бүгенге көндә Теләчедә, икенчесе Балык Бистәсендә яши. Бу проектта берләшеп катнашырга уйлаганнар.
– Безнең бергә җырлаганыбыз бар иде. Узган ел Балык Бистәсе районында «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көнендә бергә чыгыш ясаган идек, – дип искә алды Сергей Новиков.
– Әниебез бик матур җырлый иде, күп табын җырлары белә иде. Шул җырларны әнидән сорый-сорый, гореф-гадәтләрне сакларга, өйрәнергә тырыштык. Үзебез дә олы яшькә җиттек инде, барыбер һаман укыйбыз, өйрәнергә тырышабыз. Керәшен җырлары бик матур, эчтәлекле. Җырлаганда бөтен нәрсә әйтелә. Шуңа күрә яздырып калдыру кирәк, югыйсә онытыла. Өйдә буш вакытларда хатын белән бергәләп өйрәнәбез. Башта аерым әзерләндек, соңыннан бер көнне җыелып җырлап карадык. Үзебезгә ошады, тамашачыларга да ошагандыр дип өметләнәбез, – диде Игнат Новиков.
Алар концертны «Ай-лю-ли» һәм «Авыл көе» җырлары белән башлап җибәрделәр. Залда кушылып җырлап утыручылар да булды.
Матвеевлар – әни-кыз дуэты
Кайбыч районыннан әниле-кызлы дуэт – Анна һәм Екатерина Матвеевалар – «Тугай-тугай» җырын башкардылар. Әни белән кыз сәхнәдә балкыганда, әтиләре Петр тамашачылар арасында горурланып утырды.
– Кызым Кайбычның музыка мәктәбенә йөри. Үзем клубта эшлим. Үзем дә, кызым да җырлый, инде кечкенәләре дә үсеп килә. Бөтен бәйрәмнәрдә дә бергә җыелабыз. Әбиләр җыелса инде, җырламыйча узмый, – дип сөйләде Анна Матвеева чыгыштан соң.
Концерт керәшен җырларыннан гына тормый иде. Мәсәлән, апалы-сеңелле Нина Елизарова һәм Елизавета Ивачева «Су буенда учак яна» җырын башкардылар. Автор-башкаручы, шагыйрә Надежда Токранова кызы Мария һәм улы Петр белән «Яратыгыз» җырын, ә Римма Иванова, кызы Вероника һәм оныгы Станислав белән «Кояш гомере» җырын җырладылар.
Ирле-хатынлы җырчылар Надежда Игнатьева һәм Марсель Гафиев Моцартның «Тылсымлы флейта» операсыннан «Папагено һәм Папагена» дуэтын тәкъдим иттеләр. Шулай ук Надежда Игнатьева башкаруында керәшеннәрнең «Өмә көе»н дә тыңладык.
«Ансамбльгә йөри башлагач, җиңел булып китте»
Түбән Камадан Галина Буланованың оныклары Валерия, Анастасия һәм Кирилл белән чыгышы күпләргә ошады. Башта Валерия «Әти-әниләргә зурлау» җырын җырлады, аннары Галина Буланова үзе «Икмәк тәме» шигырен укыды. Соңыннан аларга Анастасия белән Кирилл да кушылды. Алар җырлы-биюле номер күрсәттеләр.
Концерттан соң Галина Буланова үзләренең беренче тапкыр гаилә белән чыгыш ясаулары турында сөйләде:
– Больницада шәфкать туташы булып, соңыннан рентген кабинетында лаборант булып, 20 елга якын эшләдем. Хәзер ансамбльгә йөрим. Лаеклы ялга чыккач, бик читен булды, коллектив белән эшләргә өйрәнгән идем. Шул ансамбльгә йөри башлагач, җиңел булып китте. Хәзер оныкларым да тартыла башлады. «Әби, безнең дә йөрисе килә», – диделәр. Үзем инде 5 ел йөрим, зур оныгым – икенче елын, кечеләре беренче елын йөри. Гаилә белән чыгыш ясаганыбыз юк иде әле, бик сөенечле булды, – диде ул.
Залда кулдан эшләнгән курчаклар күрсәтелгән почмак бар иде. Алар Галина Буланованың кул эшләре булып чыкты. Ул шуңа бәйле балачак истәлекләре белән уртаклашты:
– Без үскәндә курчаклар кыйбат иде. Әни безгә чүпрәктән ясый иде. Ансамбльгә йөри башлагач, җитәкчебез Ольга Владимировна: «Чүпрәктән ясалган курчак күргәнегез бармы?» – дип сорады. Мин үзем ясап карадым. Әтием итек басучы иде. Мин кечкенә сувенир итекләр дә ясый башладым. Хәзер оныкларым да ясый белә. Бакчачылыкка да укыдым. Ирем Михаил: «Кайчан өйдә буласың соң, репетиция дә репетиция, йә укыйсың», – дип әйтә. Ә мин өйдә утыра алмыйм, – дип елмайды ул.
«Өч бала белән сценарий язу җиңел түгел»
Концертның алып баручылары ирле-хатынлы Светлана һәм Евгений Максимовлар иде. Светлана концертның сценаристы да булган. Алар икенче ел катнашулары турында сөйләделәр:
– Былтыр «Гаилә елы» кысаларында беренче мәртәбә үткәрелде. Безне чыгыш ясарга һәм алып барырга чакырдылар. Быел исә сценарий язуны да тапшырдылар, – диде Светлана.
Евгений көлеп өстәде: «Өч бала белән сценарий язу җиңел түгел. Шуңа күрә мин балаларны карадым, ә Светлана язды».
Сәхнәдә кызлары Антонина белән Мелания дә чыгыш ясады.
Максимовларның гаилә коруларына быел 12 ел булган. Алар керәшен яшьләре форумына әзерләнгәндә танышканнар.
– Женя миңа: «Концертны алып барырга иптәш кирәк, әйдә, икәү алып барабыз. Син дә Максимова, мин дә Максимов. Кызык булыр», – диде. Менә шул кызыктан 12 ел бергә яшәп киләбез инде, – дип сөйләде Светлана, елмаеп.
Гаиләнең иң зур традицияләре турында да әйттеләр. «Туй көне – иң мөһим бәйрәмебез. Без аны 1 июньдә үткәрдек. Ул – Балаларны яклау көне дә. Шуңа күрә бездә бу көн – икеләтә бәйрәм. Балалар белән бергә паркларга, кафеларга барып бәйрәм итәбез. Алар аны һәр ел көтеп ала», – диде Светлана.
Максимовларның тагын бер уртак проекты бар – «Керәшенчә винегрет». Быел ул Казанда бишенче тапкыр үткәреләчәк.
Концерт ахырында катнашкан гаиләләргә истәлекле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Аннары уртак фото ясаганнан соң тамашачы һәм гаиләләр өйләренә кайтырга җыена башлады. Шунда Казанда яшәүче Нина Чукракова белән танышып, аның белән сөйләшеп алдым.
Ул «җамагаты Микулай» (Николай) дәдәй белән килгән. Үзләренең 46 ел бергә гомер итүләрен сөйләде. Концерттан яхшы хис-кичерешләр белән чыгып баралар: «Концертка җамагатым белән килдем. Гел бергә йөрибез. Керәшен концертларына еш йөрим. Монда дусларымны, туганнарымны күрәм, көч, энергия алып кайтып китәм», – диде Нина Чукракова.
«Җамагат учагы» – ул керәшен гаиләләренең ныклыгын, җыр-моңга мәхәббәтен, гореф-гадәтләрне саклап калу теләген күрсәтә торган матур проект. Нина түти кебек күпләр, гаиләләр җылысын тоеп, кичәдән тулыланып кайткандыр, дип уйлыйм.