Казанда яшәүче әби, мошенникларга ышанып, 9,5 млн сумын югалткан
Казанда 77 яшьлек хатынга билгесез кеше шалтыраткан һәм домофонын алыштырырга тәкъдим иткән. Шуннан соң ул пенсионерга смс-хәбәрдә килгән кодны атарга кушкан. Бу хакта «Происшествия Татарстан» телеграм-каналында хәбәр ителә.
«Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, өлкән яшьтәге хатын-кыз, әлеге саннар магнитлы ачкычларны кодлау өчен кирәк, дип уйлап, кодны мошенникларга хәбәр иткән.
Шуннан соң аңа төрле структуралар вәкилләре шалтырата башлаган. Алар пенсионер хатынны, аның исеменнән билгесез кешеләр ышанычнамә рәсмиләштермәкче була, дип куркыткан. Аферистлар хатын-кызны бөтен булган акчаларын курьер аша биреп җибәрергә күндергән.
Пенсионер 2 миллион сумнан артык акча җибәргән, әмма мошенникларга бу җитмәгән. Алар хатын-кызга фатирын сатарга, ә аннары бу акчаларны «куркынычтан сакларга» кушкан. Шулай итеп, Казанда яшәүче өлкән яшьтәге хатын 9,5 миллион сум акчасыннан колак каккан.
«Мошенниклык» маддәсе нигезендә ачылган җинаять эше тикшерелә. Мошенникларны эзлиләр, диелә хәбәрдә.