Әни үлде, әти сагынудан зарыга
Әни вафат булганнан бирле инде 1 елдан артык вакыт үтте, ләкин безнең өй һаман да тын, сагышлы, буш…
Әнинең үлемен әти һаман да кабул итә алмый, йөрәгендәге әрнүдән интегә.
Баштагы айларда ул көн дә зиратка йөрде, әйтерсең лә әни белән сөйләшеп, аны кире алып кайтырга тели иде. Бер кичне әти озак кайтмагач, борчылып, мин дә аның артыннан киттем.
Ул әни кабере янында утырган, иелгән, нидер пышылдый, куллары калтырый. Күзләреннән яшь ага, әмма шул ук вакытта аларда өмет чаткылары да бар иде.
Хәзер инде ул анда сирәгрәк йөри, 2-3 көнгә бер генә. Ләкин өйдә дә һәр сүздә әнине искә төшерә. Аның һәр сүзендә әни бар: яраткан ризыкларын, яраткан җырларын, гадәтләрен телгә ала. Ул хәтта башка теманы махсус рәвештә аңа бәйләп куя кебек.
Мин әтиемә авыр икәнен күрәм, ул кайгысын җибәрә алмый. Ярдәм итәргә телим, әмма ничек икәнен белмим. Мин аны башка эшләргә җәлеп итәргә тырыштым: дусларга кунакка барырга, авылга чыгып йөрергә тәкъдим иттем. Әмма ул башын гына чайкап, риза булмады.
Өйдә һәр нәрсә аңа әнине искә төшерә: киштәдәге чынаяк, карават янында калган китап, шкафтагы яулыгы. Кайчак ул әни утыра торган урындыкка утыра, куллары белән култыксаны сыйпый, әйтерсең лә, аның кул җылысын эзли.
Шул мизгелләрдә минем йөрәгем кысылып куя: ул хәзерге вакытта түгел, әни исән булган чакта яши кебек.
Мин аның белән киләчәк турында сөйләшергә тырыштым, әмма әти, елмаеп: «Аның белән булмаган киләчәк кирәк түгел», – диде.
Мин беләм: вакыт авырлыкларны йомшарта, әмма әти өчен вакыт тукталган. Ул хатирәләргә ябышып ята, алар белән яши. Алар исә аны көчсезләндерә генә.
Әтине онытырга мәҗбүр итеп булмый, бары тик янәшәсендә булырга кирәк – шуны аңладым мин. Ул әни турында сөйли башлагач, дәшми генә тыңлыйм.
Бер көнне ул үзләренең ничек танышканын сөйләде. Күзләре ялтырап китте, аның тавышы җылырак яңгырады. Мин аңладым: истәлек – әрнү генә түгел, ул терелтү дә була ала. Шуннан соң мин аны туктатмыйча, киресенчә, сөйләтергә тырыштым. Фотолар карадык, әнинең яраткан җырларын тыңладык.
Мин әтигә истәлекләрен дәфтәргә язып барырга тәкъдим иттем. Ул башта каршы килде, аннары акрынлап язгалый башлады. Шуннан соң аны хәле җиңеләеп китте. Ул һаман да каберлеккә йөри, әмма инде кайтып кергәндә бераз тынычланган кебек тоела.
Әтине тыңлыйм, ярдәм итәм, һәм без икәү бергәләп югалту кайгысын җиңеләйтәбез. Әти елмая башлады, дуслары белән күрешә, бакча белән шөгыльләнә. Әйе, ул һаман сагына, һаман ярата, әмма күз яшьләре инде башкача — аларда җылылык бар.
Хәзер әти әни турында көн дә сөйли, әмма бу сүзләр күңелне төшерми, ә җылыта. Ә мин елмаеп тыңлыйм, чөнки беләм: ул аны әкренләп мәңгелеккә озата, әмма тормышын дәвам итә.
Әни һәрвакыт безнең янда булачак, әмма хәзер без киләчәккә таба карыйбыз...