ru24.pro
Intertat.ru
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30

Тарагы урланган «Су анасы» үзе урлана язган иде – яңарып кайтты! Су әбисе һәм Песи дә бар

0

«Әкият» татар дәүләт курчак театры «Су анасы» спектаклен чыгарды. Әйе, Габдулла Тукайның мәгълүм әкияте буенча куелган музыкаль спектакль. Әйе, бу исемдәге спектакльне балаларга күрсәткән өчен, хәзер театрны беркем дә штрафка тартмый, судка бирә алмый.

  • Моннан нәкъ 1 ел элек «Әкият» татар дәүләт курчак театрының «Су анасы» спектакле зур скандал үзәгендә калган иде. Чөнки бер юридик зат «Су анасы» исеменә сүзтезмә буларак Роспатенттан патент алган һәм дәүләт учреждениесе булган Курчак театрына, әлеге исемне кулланган өчен, судка кадәр претензия юллаган иде. Алар 500 000 сум һәм алга таба «Су анасы» исеме кулланылган һәр спектакль өчен акча таләп иткән.

«Әйе, алар Курчак театрыннан, ягъни, балалардан акча таләп итә. Шушы компаниягә «Су анасы» спектаклен караган өчен балалар түләргә тиеш була – игътибар итегез! Без кичә Роспатент белән элемтәгә кердек. Алар белән сөйләшүдән бу проблема безнең өчен генә түгел, ил буенча җитди торуын аңладык», – дигән иде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова 1 ел элек журналистларга.

Быел Шүрәле, Су анасы һәм Камыр батыр буенча Мәдәният министрлыгы тарафыннан дәгъва белдерелеп, әлеге өч персонажга патентлар Роспатент тарафыннан гамәлдән чыгарылды.

Шул уңайдан, Ирада Әюпованың «Интертат»ка быел биргән интервьюсыннан юллар:

«Беренчедән, бу – безнең өчен бик зур җиңү, безнең хәзер тәҗрибә бар. Хәзер шундый вазгыять – компания теләсә нинди әкият героен, фольклор персонажын үзенә регистрацияли дә башкаларга аны куллануны тыя ала. Ул аны үзе дә файдаланмый, башкаларга да коммерциядә дә, иҗатта да куллану мөмкинлеге калдырмый. Мондый монополизация тормышыбыздан әлеге геройларның юкка чыгуына китерергә мөмкин. Ә алар бу урынны кемгә «чистарталар»? Нинди контентка, нинди геройларга юл ачалар? Бу – бик зур сорау. «Изге урын буш тормый» категориясеннән чыгып карасак, «чистартылган» кырны ялган геройлар яулап алырга мөмкин. Мин моны иминлек мәсьәләсенә («национальная безопасность») тиңләр идем. Идеологик киңлектә, мәдәни катламда кешенең үз каһарманнарына урын калмый икән, бу бит – чын мәгънәсендә трагедия. Алар урынын башка геройлар алачак: алар тарихи яктан нигезләнмәгән яки кайдандыр читтән кергән булырга мөмкин. Һәр халыкның үзенчәлеге фольклорда, әкиятләрдә эзен калдыра. Бу бит – безнең үзенчәлегебез чагылышы, безнең мәдәни кодыбыз чагылышы. Бу – бик зур проблема.

Ә инде теге килеп чыккан вазгыять темасына нәтиҗә ясап шуны әйтә алам: бәлки, безгә бу компаниягә рәхмәт әйтергә кирәктер – алар җәмгыятьтәге шушы проблемага күзебезне ачтылар. Әйе, безнең зур җиңү – без фольклор геройларыбызны саклап кала алдык».

Әлеге җиңүнең бер нәтиҗәсе буларак, Курчак театры балаларга музыкаль «Су анасы»н бүләк итә. Бу Зиннур Хөснияр инсценировкасы буенча куелган алдагы спектакльне яңарту түгел – анысы театр архивына күчте. Бу – өр-яңа музыкаль спектакль.

«Безнең перспектив планда «Су анасы» әкияте буенча спектакль чыгару бар иде инде, чөнки булганы нык искерде. Әлеге скандал яңа спектакль куюның вакытын гына тизләтте», – диде «Әкият» курчак театрының башкарма директоры Илфат Ганиев.

Залга кереп пәрдә ачылгач та, башта сәхнәдәге зур аквариум күзгә ташлана. Юк, әлбәттә, чын аквариум түгел, ә әкият күрсәтелә торган экран. Менә Су кызы балыклар белән уйнап йөри, менә тәхетендә Су анасы утыра. Менә безнең сулыкта патшалык итеп арыган Су анасы, тәхетен һәм тарагын (анысы – патша булу билгесе) кызына тапшырып, диңгезгә җыена. Ә яңа гына патшалык итә башлаган яшь Су анасы беренче көнендә үк тарагын югалта. Менә ышан син бала-чагага – тапшыр син аларга патшалыкны: таракны гына түгел, башларын да югалтырлар, патшалыкны да – Аллам сакласын!

Таракны, әлбәттә, яр буенда балык каптырган (каптыра алмаган) һәм су кергән («Эссе һавада мин суда коенам, йөзәм; Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм». Габдулла Тукай) юньсез малай эләктереп качкан була. Нияте изге инде үзенең – әнисенә тарак алып кайта, имеш. Су анасы аны куа, әлбәттә (Бер заманны әйләнеп баккан идем артка таба: Аһ, харап эш! – Су анасы да минем арттан чаба). Әмма Су анасын авыл этләре куып җибәрә: «Шул рәвешчә чабышып җиттек авылга бервакыт, Су анасыны куарга күтәрелде барча эт!»

Кыскасы, барысы да Тукайча: Су анасы төнлә килеп тәрәз кага («Һич өзлексез «шык!» та «шык!» Безнең тәрәзәне кага; Ул коточкыч сачләреннән чишмә төсле су ага...»), һәм ана таракны Су анасына тапшыра («Әнкәем алтын таракны тиз генә эзләп табып, Атты да тышка, тиз үк куйды тәрәзәне ябып»). Сюжетка бер үзгәреш кертелмәгән, яңа персонажларга килгәндә, Су әбисе дә Песи һәм байтак кына су асты җанварлары – Чуртан, Кондыз, Энә карагы, Шөпшә һәм башкалар.

Спектакльнең зур кыйммәте – җырлар белән бизәлешендә. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марат Әхмәтшин белән шагыйрә Резеда Гобәева гаҗәеп матур җырлар язган. Су анасы 2 җыр – берсе чәч тараганда, икенчесе тарагын югалткач; малай – 1 җыр һәм Су әбисе 1 җыр башкарды.

Рәссам эше генә әзрәк сорау тудырды. Декорацияләр – су асты патшалыгы һәм персонажлар чабышканда «йөгереп узган» авыл – гаҗәеп матур. Ут куелышы да декорацияләрне бизи (ут кую буенча рәссам – Илназ Зәкиев). Әмма «Әкият» курчак театрында рәссамнар Валентина һәм Александр Губскийларның зур күзле үзенчәлекле стильле курчакларын карап үскән буын вәкиле буларак, мин Су анасының йөз-кыяфәтен кабул итә алмадым. Гәрчә, су агып торган чәчләре искиткеч матур ясалса да.

Килешәм, килешәм, Су анасы матурлык бәйгеләрендә катнашырлык гүзәл зат булмагандыр: «Җен оныткан ахыры, – калган тарагы басмада», – ди бит малай, «аһ, матур» дип сокланмый. Матур булса, малай кеше аның матурлыгын күрми калмас иде. Бәлки, безнең сулыкларыбыз да Су анасын матур итеп сакларлык түгелдер (экология) – югыйсә Су әбисе, ашыга-кабалана, диңгезгә чыгып чапмас иде. Шулай да бераз гына алдаштырсагыз да ярар иде, режиссер Илгиз Зәйниев һәм рәссам Никита Протасов – Су анасын матур иткәнгә үпкәләмәс идек. Бу очракта, Тукай әйтмешли, «әкияти ялган» сорый күңел.

Татар труппасы артистларына спектакль өчен зур рәхмәт! Сезнең зеңгелдәп торган «фирменный» тавышларыгыз әле дә колагымда яңгырап тора.